+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яшьлек
24 гыйнвар 2017, 02:00

Яшьләр аулак сайлый

Күптән түгел “New York Coffee” антикафесы Уфа һәм якын төбәкләрдәге татар яшьләренә үз ишекләрен ачты. “Аулак Уфа” – татар яшьләренең өр-яңа проекты. Аны оештыруда БДУ һәм УДАТУ студентлары Альбина Мөхәммәдиева, Җәмилә Зарипова һәм Альбина Гыйльданова катнашты.

— Уфада татар җанлы яшьләр шактый, әмма аларның күбесе бер-берсен белми. Проектның төп идеясе һәм максаты – Уфада татар яшьләре өчен аралашу мәйданы булдыру. Беренче татарча “квартирник”, үзебез көткәнчә, бик җанлы үтте. Егетләр һәм кызлар үз телендә аралашты, яңа дуслар тапты, “ачык микрофон” кысаларында үз сәләтен күрсәтте, гомумән, күңелле ял итте, – диде Җәмилә Зарипова.

Беренче татарча “квартирник”ның махсус кунагы, “YouTubе” йолдызы Илнар Шәрәфетдинов кабатланмас тавышы белән барлык кунакларның игьтибарын яулады.

– Барыбыз бергә җыелып, күңелле итеп вакыт уздыру мөмкинлеге барлыкка килүенә чын күңелдән шатландым, — диде ул.

Кичәдә “ачык микрофон” булды, гитара һәм баян моңнары яңгырады, яңа танышулар, чәй эчкән арада кызыклы аралашулар барды. Бу үзенчәлекле мохит антикафеның бүтән бүлмәләрендә утыручы кунакларны да кызыксындырды һәм алар да “ачык микрофон”га чыкты.

– Мондый очрашуларны айга бер үткәреп торырга уйлыйбыз. Проект дәвамлы булачак һәм аның белән кызыксынучылар тагын да артыр дип ышанабыз, — диде Җәмилә Зарипова.

Шунысы куанычлы, чарага очраклы кешеләр килмәде. Туган телебездә аралаштык, шигырьләр сөйләдек, гитарада уйнадык, классик һәм ретро җырларны тыңладык, искиткеч мохит хакимлек итте.

Кызлар, егетләр! Татар яшьләрен берләштерү ысулларының берсе булган “Аулак”ка сез дә килегез, күрегез, катнашыгыз, читтә калмагыз! “Татарча аулак”ка килергә теләк белдерүчеләр “Вконтакте” социаль челтәрләре аша “Татарча аулак Уфа” төркеменә мөрәҗәгать итә ала.

Рузанна КАШАПОВА,
БДУ студенты.
Читайте нас: