+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яшьлек
2 апрель 2017, 15:05

Татар яшьләре \"Аулак\"ка җыелды

Моннан ике-өч дистә ел элек Уфада төрле яшьтәге кешеләрнең очрашу кичәләре бик популяр иде. Алар Мәдәният сарайлары холларында үтеп, яшьләр күңел ачты, аралашты, кемнәрдер хәтта үз ишен дә тапты. Бүгенге яшьләр исә андый чараларның заманча рәвешен сайлый. 1 апрельдә Уфаның бер төркем татар яшьләре "Аулак" дип аталучы татарча кичә үткәрде. Аның оештыручылары - Альбина Мөхәммәдиева (БДУ), Альбина Гыйльданова (УДАТУ) һәм Җәмилә Зарипова (БДУ).

Яшьләр башкала кафеларының берсенә җыелды. Кичәнең махсус кунагы да бар иде, ул – Илеш егете, яшь җырчы Айдар Рәкыйпов. Ул гына да түгел, кайбер өлкәннәр дә яшьләргә кушылды һәм бик канәгать калды.
Башлап йөрүчеләрнең берсе Җәмилә Зарипова безгә шуларны хәбәр итте.

- Проект үз эшен инде ноябрьдә башлады һәм аның төп максаты – Уфадагы татар яшьләре өчен аралашу мәйданчыгын булдыру, - диде ул. - "Аулак" кичәләре – тулысынча яшьләрнең үз башлангычы һәм аның башында бер иҗтимагый оешма да, иганәче дә тормый. Әлбәттә, алар булса, проект тизрәк үсеш алыр һәм аның даирәсе дә киңәер иде.

Беренче татарча "квартирник", үзебез көткәнчә, бик җанлы үтте: туган телдә аралашу, шигырьләр сөйләү, гармунда, гитарада уйнау, аларга кушылып татарның халык һәм заманча җырларын башкару, милли мохит... Һәр егет-кыз анда рәхәтләнеп туган телдә аралашты, үзенә яңа дуслар тапты, "Ачык микрофон"га чыгып, кайберәүләр үз сәләтен күрсәтте, гомумән, яшьләр рәхәтләнеп ял итте. Мондый кичәләрне айга бер үткәреп торырга уйлыйбыз. Проектыбыз дәвамлы булыр дип өметләнәбез һәм аның белән кызыксынучылар да артыр дип ышанабыз. Килегез, күрегез, катнашыгыз! “ВКонтакте” челтәрендә рәсми битебез: https://vk.com/club132181305”.
Читайте нас: