+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яшьлек
7 апрель 2017, 12:05

“Татар кызы һәм егете-2017”

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, 8 апрельдә Чиләбе өлкәсендә “Татар кызы-2017” һәм “Татар егете-2017” конкурсларының өлкә сайлау туры башлана. Конкурста катнашырга теләүчеләр бәйгенең сайтына кереп (http://tatarochka.com), анкета тутырырга тиеш.

Мәгълүм булганча, “Татар кызы” бәйгесе 2011 елда уздырыла башлады. Быелдан бәйге, Чиләбедән “китеп”, Русия күләмендә “сәяхәт” итәчәк. Аның Русиякүләм өлеше Казанда, ә халыкара финалы Уфа шәһәрендә уздырылыр дип ниятләнә.
Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров сүзләренә караганда, чара быел да халыкара статуста узачак. “Узган елда бездә Бөтендөнья татар яшьләре форумы үтте һәм аның кысаларында без 24 төбәктән килгән кызларны ярымфиналга сайлап алган идек. Алар Казанга Русиякүләм этапка килеп, иң яхшылар гына финалга Уфага барачак”, – диде ул.
Татарстанда зона турлары сентябрь азагына кадәр тәмамланыр дип көтелә. Бәйге финалын исә октябрьдә уздыру планлаштырыла.
Читайте нас: