+3 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Яшьлек
28 апрель 2017, 14:29

Башкортстан гүзәле – иң яхшы “Русия студенткасы-2017”!

Башкортстан гүзәле Алсу Мәүлиханова иң яхшы “Русия студенткасы-2017” исеменә лаек булды. Уфада туган кыз Новосибирскида үткән гүзәллек, спорт һәм талант конкурсында Гран-при яулады. Бу турыда Линара Таһированың “Сылукай -- Bashkirian Beauty» студиясе хәбәр итә.

Алсу Мәүлиханова “Энергетика машиналары эшләү” һөнәре буенча Уфа дәүләт авиация техник университеты магистранты. Кыз югары уку йортының бакалавриат программасын кызыл дипломга тәмамлаган.
Илкүләм “Русия студенткасы” конкурсы Гран-приена икенче ел рәттән Башкортсан кызы лаек булды. Алсу Мәүлихановага таҗны былтыргы җиңүче Ләйсән Гасимова кидерде.
Читайте нас