-15 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Яшьлек
8 июнь 2017, 13:20

Безнең студентлар - Кытайда!

6 -17 июньдә Кытай Халык Республикасында "Янцзы-2017" Русия-Кытай форумы узачак. Анда Русиянең төрле төбәкләреннән 180 кеше катнашачак. Делегацияда безнең республикадан да студентлар бар.

Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы тарафыннан Башкортстан дәүләт университетыннан 10 студент җибәрелде.

Уку йортының тормышында кайнап яшәгән яшьләр юлга чыгар алдыннан министр урынбасары Руслан Хәбибов белән очрашты.

Яшьләр барысы да инглиз һәм кытай телендә аралаша. Алар форумга мәдәни бүләк - кытай телендә җыр һәм башкорт биюен әзерләгән.
Читайте нас