+12 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Яшьлек
27 июнь 2017, 08:13

Шәп багги!

Башкортстан дәүләт университетының Сибай филиалы чыгарылыш курс укучылары гадәти булмаган автомобиль уйлап тапкан. “Багги” дип атала ул.

Машина юлсыз урыннарда йөрергә тәгаенләнгән. Аны җыюда өч студент — Идел Ганиев, Радмир Мостафин, Искәндәр Якупов көч салган. Комиссия тарафыннан да егетләрнең эше югары бәяләнгән.

— Машина җыю идеясен беренче курста укыганда Идел тәкъдим иткән иде. Техник факультет аның хыялын тормышка ашырырга ярдәм итте. Чөнки бездә лаборатория, шина монтажлау җиһазлары, балансировка, тормоз системасын диагностикалау — барлык мөмкинлекләр бар, — ди кафедра доценты Гөлфия Туйсина.

Студентлар әйтүенчә, алар күптәннән гадәти булмаган кар булдыру турында уйланган. Моның белән генә тукталмаячаклар әле, киләчәккә тагын планнары бар. Әлегә сер итеп саклыйлар.
Читайте нас