Русия Фәннәр академиясенең Биохимия һәм генетика институты аспирантурасында өченче ел белем алучы уфалы Алмаз Гатауллин бал кортларын кырылудан коткаручы препарат уйлап таба.
“Хитомилан. Бал кортлары өчен яңа буын адаптогены” проекты, антибиотиклардан тыш, бөҗәкләрнең иммунитетын күтәрә.
— Препарат зарарлы түгел, чөнки анда химия кулланылмый, — ди уйлап табучы. — Кушылма табигый, экологик яктан чиста компонентлардан тора. Алар бал корты организмына якын.
Әйткәндәй, июньдә Самара өлкәсендә шаулап-гөрләп үткән “iВолга-2017” яшьләр форумында “Инновацияләр һәм техник иҗат” категориясендә яшь галим Алмаз Гатауллин лауреат булды. 200 мең сум күләмендәге грант акчасына ул чимал сатып алырга һәм сынаулар үткәрергә уйлый. Уңышлы килеп чыкканда, препарат җитештерелә башлаячак.