+33 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Яшьлек
5 Июля 2017, 12:46

Студентлар тантаналы рәвештә диплом алды

Кызыл келәм түшәлгән юл, тантана геройларын төшерүче камералар, смокинг һәм озын күлмәкләр... Педагогик вузның иң яхшы студентларының һәркайсы үзен Голливуд йолдызы итеп тойгандыр.

Мифтахетдин Акмулла исемендәге БДПУ студентлары, магистрлар бүген тантаналы рәвештә диплом алды. Бу уңайдан аларына истә калырлык бәйрәм оештырылды.

Уку дәвамында белем гранитын “кимергән” студентларның бүген көтеп алган мизгеле — алар диплом алып, яңа тормыш юлына аяк басачак.

— Шушы уку йортын тәмамлавыма бик шатмын. Безнең өчен искиткеч матур чара оештырылды. Бик рәхмәтлебез. Без музыка кочагында, вальс әйләнеп, шарларга күмелеп, диплом алдык, — дип шатлыгы белән уртаклашты БДПУда магистратура тәмамлаган Ленария Нәртдинова.

Студентлар бер айдан артык балетмейстер белән осталык дәресе үткәннән соң, бүген кунаклар, преподавательләр алдында классик композицияләргә вальс әйләнде. Чыгарылыш балы иң яхшы студентларны җыйды. Күбесенең исеме Мактау кенәгәсенә кертеләчәк һәм югары уку йорты тарихында уелып калачак.
Читайте нас