Башкортстанлылар күзлегеннән кайсы уку йорты популяр булып кала?
Бик күпләр Башкортстан дәүләт университеты белән кызыксына. Бу уку йорты турында 184 мең кеше мәгълүмат эзләгән.
УДНТУ белән 143 мең кеше кызыксынган, УДАТУга 123 мең кеше Интернет аша сорау биргән, БДАУның сайтына 83 мең кеше кереп караган.
Башка шәһәр вузлары арасыннан Казан федераль университетына уфалылар зур өстенлек бирә. Бу уку йорты турында мәгълүматны 14 мең тапкыр эзләгәннәр.
Русия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Финанс университетына - 12 мең, МДУга — 11 мең, Ырынбур дәүләт университетына 8 мең һәм “Икътисад югары мәктәбе”нә 7 мең тапкыр Интернеттан мөрәҗәгать иткәннәр.