Кырмыскалы районында туып-үскән кыз - гаиләдә сигезенче бала.
Бүген ул информатика, санау техникасы һәм компьютер технологияләре профиле буенча белем ала.
Земфира “Һылыукай-2017” республика конкурсында җиңү яулаган иде. “Мисс Азия” конкурсында да аңа зур уңыш елмайды.
Биредә катнашучылар үз халкының мәдәниятен һәм милли киемнәрен күрсәтте, шулай ук иҗади, спорт һәм дизайнер осталыклары буенча көч сынады.
Башкортстан гүзәле 11 финалчы арасыннан сайлап алынды.