+2 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Яшьлек
12 Сентября 2018, 08:17

Романтиклар әле бетмәгән!

Стәрлетамакта бер егет бишенче катта яшәүче сөйгәне янына кран ярдәмендә күтәрелгән.

title
Кичә Стәрлетамакта бер егетнең, розалар гөлләмәсе тотып, 5нче катка күтәрелүе турындагы видеоязма тиз арада Интернет челтәренә таралды.

Егетнең сөйгәне янына кран ярдәмендә күтәрелүен, кызның берникадәр чыкмый торуын урамдагылар да зур кызыксыну белән күзәткән. Кыз балконда күренгәч, халык яшьләрне алкышларга күмә. Зәңгәр күккә кызыл шарларның күтәрелүен дә алдан кайгырткан егет.

Социаль челтәрләрдә, егет шулай өйләнешергә тәкъдим ясаган, дигән фаразлар да йөри. Ничек кенә булмасын, әфарин, егет асылы! Мәхәббәт яшәсә, романтиклар беркайчан да бетмәс ул!