– Илнар, синең белән Башкортстан татарлары гына түгел, чит төбәктә яшәүче якташларыбыз да таныш. Үзең турында безнең гәзит укучыларына да бәян ит әле.
– Мин 1995 елда Илеш районының Дөмәй авылында туып-үстем. Әнием сөйләвенчә, 3 яшьлек чагымда ук җырлый башлаганмын. Әлеге сәләт тә әти-әнидән күчкәндер, чөнки әтием еш кына гармунда уйнап җырлый иде. Әнием гомер буе мәдәният өлкәсендә эшләде. Ул да бик моңлы тавышлы. Картәтием, картәниемнәрнең җырлаганнарын да беләм, шулай булгач, минем дә җырлавым беркемне дә гаҗәпләндерми.
– Димәк, булачак һөнәреңне дә сәнгать белән бәйләргә җыенуыңа каршы килүчеләр булмаган.
– Мәктәптә укыган чагымда ук сәхнәдә еш чыгыш ясый идем. Җыр буенча бик күп конкурсларда алдынгы урыннарга лаек булдым. Шуңа да һөнәр сайлау миңа авырлык тудырмады. Тәүдә Уфа сәнгать училищесын тәмамладым. Бүген инде Сәнгать институтының вокал бүлегендә белем алам.
16 яшь тулган көнне әти-әнием миңа гитара бүләк итте. Бу инде миңа сәнгать дөньясының чираттагы бер ишеген ачуга да булышты. Интернеттан видеодәресләр карап, аңарда уйнарга өйрәндем.
Әти-әнием минем музыкаль сәләтемне һәрвакыт хуплады. 2012-13 елларда “Сәләтләр канаты”, “Дуслык моңы” конкурсларында Гран-при яулавым, “Татар моңы” халыкара конкурсында 2нче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнүемдә дә аларның өлеше бар, чөнки монда табигый сәләт һәм белем генә җитми, сине һәрвакыт канатландырып торучы, синең мөмкинлекләреңә ышанучы кешеләрнең булуы да бик мөһим.
– Илнар, синеңчә, кем ул “блогер”? Ул нинди эш башкара?
– Минем өчен Интернет – хәзерге заманның бик мөһим өлеше. Ул – яраткан шөгылеңне башкаларга күрсәтү, фикердәшләрне уртак мәйданга җыю ысулы. Үзем яздырган җырларны видеога төшереп, Интернетка даими куеп барам. Әлеге вакытта минем анда 2260 дустым бар. Ай саен минем битне 10-15 мең кеше карый. Кайберләре белән шәхси танышмын, икенчеләре белән Интернет аша аралашабыз. Видеоязмаларның сыйфатына, минем хоббига карата теләк белдерүчеләр дә күп. Мин күбрәк тәнкыйтьләүчеләргә игътибар бирәм, чөнки җитешсезлекләрне кеше күзлегеннән ачыклау җиңелрәк.
– Спорт белән шөгыльләнүең дә билгеле, әмма киләчәктә үзеңне артист итеп күрәсең. Синеңчә, бүгенге базар шартларында артист булып эшли башлау җиңелме?
– Бүген җырчылар күп. Алар арасында махсус белемлеләре дә, үзләре өчен генә шөгыльләнгәннәре дә җитәрлек. Тамашачы күңеленә дә һәркем үзенчә юл яра. Ниндидер билгеле артистлар төркемендә чыгыш ясап, аннары үзләре аерым җырчы булып киткәннәре дә җитәрлек арада. Ничек кенә булмасын, артист булу өчен ниндидер кирәкле кешеләр белән даими бәйләнештә булу гына җитми. Халыкны алдап булмый бит. Шуңа да һәр сәхнә кешесе армый-талмый эшләргә тиеш.
– Илнар, синең татарча матур итеп сөйләшүеңә сокланмый мөмкин түгел. Бүгенге яшьләр арасында бу – сирәк күренеш. Туган телгә шундый мәхәббәтне дә әти-әниең тәрбияләдеме?
– Әйе, без өйдә һәрвакыт татарча сөйләшәбез. Әти-әнием безгә кечкенәдән телне, гореф-гадәтләрне сакларга кирәклеген аңлатты. Дусларым белән һәрвакыт татарча аралашабыз. Бу – минем өчен гадәти күренеш. Күптән түгел Русиянең 33 төбәгеннән җыелган 150 татар егете һәм кызы биш көн дәвамында теплоходта Идел буйлап сәяхәт иттек. Анда да татарча аралашып, үз телебездә җырлап, биеп күңел ачтык. Шушы чара кысаларында оештырылган “Татар телен иң яхшы белүче” конкурсында җиңү яулау да кыен булмады, чөнки туган телем миңа бик якын, кадерле.
– Илнар, киләчәккә хыялларың нинди?
– Тәү чиратта, Интернет өчен сыйфатлы видеороликлар төшерергә хыялланам. Бу минем видеоблогер булып үсүемә генә түгел, җырчы сыйфатларын ачарга да ярдәм итәчәк. Гомумән, кеше һәрвакыт камиллеккә омтылырга тиеш. Ирешелгән нәтиҗәләр белән генә чикләнмичә, үзең өстендә даими эшләү мөһим.
Гөлия ГӘРӘЕВА әңгәмәләште.