-3 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Яшьлек
15 Ноября 2018, 21:00

Һөнәр сайлау – катлаулы бурыч ул

Бу мәсьәләдә ихтыяҗ күп булган белгечлекләргә өстенлек бирү һәм уйлап карар кабул итү мотлак.Хезмәт базары даими рәвештә үсә һәм үзгәрә. Һөнәр сайлау – ул һәрвакыт катлаулы бурыч. Нинди һөнәрләргә ихтыяҗ булуга гына түгел, нинди көндәшлек булуына да йөз тотарга кирәк. Чөнки бүгенге көндә яшьләр укып чыккач эш табалмыйча интегә. Вакансия булган очракта да, эш тәҗрибәсе сорыйлар. Ә укып кына чыккан яшь белгечнең тәҗрибәсе кайдан булсын инде? Шуңа күрә, беренче чиратта, кирәкле белгеч булырга кирәк.

Добавить в предпочтительные источники Google
Шулай ук һөнәр үзеңә дә ошарга, үзең өчен дә кызыклы булырга тиеш. Һөнәри белемнән тыш, яшьләрдән коллективта эшли һәм инглиз телен белү кебек шәхси сыйфатлар да сорала.
Бүгенге көндә иң кирәкле һө­нәрләрнең унысын атап үтәбез. Алар:
1. Инженер, архитектор һәм проектлаучы;
2. Сервис өлкәсе – нигездә консультация һәм туристлык хезмәт­ләре;
3. Логистика;
4. IT-өлкә (программистлар, компьютер белгечләре);
5. Табиблар;
6. Химик, шул исәптән фармацевтлар;
7. Психологлар;
8. Экологлар;
9. PR – белгечләр (реклама өлкәсе);
10. Маркетолог.
Гомумән алганда, иң кирәкле 10 һөнәр хәзерге вакытта тиз үсүче һәм бик озак актуаль булачак юнәлешләрне үз эченә ала.
Хезмәт күрсәтү өлкәсе, психология һәм логистика безнең илдә әле ныклап үсешмәгән, потенциалы бар. PR һәм маркетинг белгечләре исә хәтта илдә генә түгел, дөньяда кирәкле 10 һөнәргә керүгә исәп тота ала.
Соңгы елларда шулай ук төзе­леш өлкәсе дә югары квалификацияле белгеч­ләргә кытлык кичерә.
Нобель премиясе лауреаты Кристофер Писсаридес фикеренчә, дөньяда роботлар якын арада кешене кысрыклый алмаган берничә өлкә бар. Аларга түбәндәгеләр керә: мәга­риф, сәламәтлек саклау, шәхси хезмәтләр, күчемсез милек, йорт хуҗалыгы.
Инде ничә ел экспертлар китап­ханәчеләрнең кирәк булмавы турында сөйли, әмма алар элеккечә эшкә йөрүләрен дәвам итә. Шуңа карамастан, китапханәче һөнәре, чыннан да, бетеп баручылар исемлегендә. Сатучыларга да бүген ихтыяҗ күп булса да, киләчәктә ул юкка чыгачак дигән фараз йөри. Бу интернеттан товар алу мөм­кинлеге арта бару белән бәйле. Моннан тыш, тиздән хат ташучылар, лифтерлар һәм вахтерлар кирәкмәскә мөмкин. Журналистлар һәм репортерлар, шулай ук башка “каләм акулалары”на да куркыныч яный. Ә 2030 елга юрист, икътисадчы, бухгалтер һәм идарәче (менеджер) һөнәрләре актуаль булмаска мөмкин! Саклык банкы роботлар белән аз гына да түгел, өч мең юрисконсультантын алыштырырга ниятләвен белдерде, ә Финанс министрлыгы узган елның көзендә үк бухгалтерлар санын яртылаш киметергә тәкъдим итте. Галимнәр 50дән артык сүнеп барган һөнәрләрне атады, өстәвенә, алар арасында бүгенге көндә бик популяр булганнары да бар.
Уфада иң кирәкле һөнәр ияләре – төзелеш өлкәсе, мәгълүмат тех­нологияләре, транспорт, логистика һәм эшче белгечлекләре.
Шул ук вакытта югары квалификацияле бухгалтерларга, ин­вестицияләр буенча белгечләргә, сәүдә менеджерларына һәм программистларга ихтыяҗ тотрыклы рәвештә арта. Һөнәрләр исемле­гендә эшче белгечлекләре алдынгы урыннарны били. Нәкъ менә урта буын персоналы җитмәү үзен сиздерә. Шуңа күрә, иң популяр һөнәрләрнең берсе булып сатучы-консультант һәм сатучы-кассир санала.
Соңгы мәгълүматларга караганда, түбәндәгеләр актуаль булып кала һәм калачак: машина төзе­леше комплексы; авыл хуҗалыгы һәм урман хуҗалыгы; икътисад һәм идарә өлкәләре; тегү производствосы белгечләре; эш­кәртү производствосы; киң профильле мастер-төзүчеләр; пе­ше­к­­­челәр һәм кондитерлар; электриклар һәм электр-газ белән эретеп ябыштыручылар; кассир-операционист; тракторчы, бульдозерчы; эретеп ябыштыручы, ташчы, электромонтер.
“Авито Работа” экспертлары 2018 елның өченче кварталында хезмәт базарын анализладылар һәм нинди һөнәрләр иң кирәкле булуын ачыкладылар. Әйтик, иң кирәкле белгечләр арасына сатучылар, җитештерүчеләр, төзүче­ләр, автобус хезмәткәрләре керде. Аларга барлык вакансияләрнең 68 проценты туры килгән. Әйткәндәй, илебез бүгенге көндә чынлап та эшче һөнәрләргә кытлык кичерә. Чөнки соңгы елларда югары белем алырга теләүчеләр саны артты.
Нәтиҗә ясап шуны әйтәсе килә: алдагы үзгәрешләрне күздә тотып, файдалы да, киләчәктә ихтыяҗ да булачак һөнәр сайларга кирәк. Һәм, әлбәттә, һөнәр сайлаганда, үз хыялларыгызны да читкә куярга ярамый.

Энҗе ИБРАҺИМОВА.