-4 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Яшьлек
16 Января 2019, 21:00

Көндез – эшче, кич – артист!

Бөредәге “Өмет” җыр-театр студиясе яшь талантлар ача.Бөре районында “Өмет” җыр-театр студиясен белмәгән кеше юктыр. Районда бер генә чара да аларның чыгышыннан башка үтми. – 1996 елда Әнгам Атнабаевның “Законлы никах белән” спектаклен куеп, “халык театры” исеме алдык. Студиябезгә төрле яшьтәге талантлы кешеләр йөри. Башкортстан дәүләт университеты Бөре филиалының “Студентлар язы” фестивалендә яшь талантларны күреп, үзебезнең төркемгә чакырабыз. Яңа кешеләр җырга, биюгә, спектакльгә яңа төсләр өсти, – ди “Өмет” студиясе режиссеры Фәүзия Саттарова.

Добавить в предпочтительные источники Google
– Коллективыбыз бердәм. Чыгышларны һәр кешенең идея-теләкләрен искә алып әзерлибез. Апалар репетицияләрне көтеп ала. Яшьләр белән дә эшләргә яратам. Катнашучыларның һәрберсенең үзенчәлеге бар һәм алар бер-берсен тулыландыра. “Өмет” минем икенче гаиләм, – ди музыка җитәкчесе Наилә Фәүзетдинова.
Чыннан да, “Өмет”кә талантлы кешеләр йөри. Берәүләр шигырь язып, аны искиткеч яхшы укыса, икенчеләр көйләр яза. Җырчы Альбина Нәфыйкова узган ел “Туган тел” конкурсында үзенең җыры белән катнашкан.
“Өмет” студиясенә татарча белмәгән, ләкин татарча моңлы җырлар башкарган ханым да йөри икән.
– Мин “Өмет”тә бер ел гына әле. Һәр сүзнең әйтелешен, тәрҗемәсен сорап, җырны ятлыйм һәм төркем белән бергәләп чыгыш ясыйм. Монда мине яраталар, – ди Татьяна Бабина.
Яшьләр дә калышмый. Ридәл Гаскәров һәм Гүзәл Закирова 4 ел дәвамында үзләренең моңлы тавышын тамашычыга җиткерә.
– Мәктәп елларыннан ук җырларга яраттым.
Башкортстан дәүләт университетының Бөре филиалына укырга кергәч тә диярлек “Өмет” студиясенә килдем. Җитәкчеләре­безгә зур рәхмәтлемен. Барлык уңышларыма алар ярдәмендә ирештем. Арытаба сәхнәдә чыгышларымны дәвам итәргә хыялланам, – ди Гүзәл Закирова.
Ридәл Гаскәров күптән түгел “Гәлсәр сандугач” конкурсында катнашып, “Бәхет тавышы” номинациясендә җиңгән.
– Без төрле һөнәр кешеләре булсак та, концертта – чын артистлар. Җитәкчеләребез шундый таләп куя, – ди “Өмет”челәр.
Бу җыр-театр студиясеннән артистлар да чыгар әле. Чөнки коллективны үз эшенең осталары җитәкли.

Ример НАСРЕТДИНОВ.