22-27 августта Казан шәһәрендә WorldSkills Competition 45нче дөнья чемпионаты үтәчәк. Һөнәри осталыкта көч сынашу чарасында 69 илдән 1500 кеше катнашачак. Конкурсантлар хезмәт күрсәтү, транспорт һәм логистика, сәнәгать җитештерүе, мәгълүмати технология, сәнгать һәм дизайн, төзелеш тармаклары буенча ярышачак.
Русия җыелма командасына якташыбыз Илмир Сәетбатталов та керде. Ул WorldSkills Russia V милли чемпионаты финалында алтын медальгә лаек булган иде. Хәйбулла районында туып үскән егет бүген Сибай күп профильле һөнәри колледжында белем ала. Республика вәкилләре чемпионатта "Ташны архитектура буенча эшкәртү" номинациясендә көч сынаячак.