Күптән түгел Башкортстан делегациясе Русиянең тагын берничә төбәгеннән килүчеләр белән берлектә Чанша шәһәрендә "Broad Group" предприятисендә булды. Ул - ябык технополис. Биредә электр челтәрләренә ялганмаган чиллерлар җитештерелә. Оешманың икенче юнәлеше - төзелеш. 19 көндә ул 202 метр биеклектәге торак йорт төзегән. Шулай ук, яшьләр мондагы гореф-гадәтләр белән дә танышты.