Данлыклы башкорт ыруының өченче форумы Тәтешле төбәгендә үтте
“Табын-фест 2019” III төбәкара яшьләр фестивале Тәтешле районында үтте. Башкортстан төзелүгә 100 ел тулуга багышланган чарада Тәтешле, Архангель, Авыргазы, Гафури, Дәүләкән, Кырмыскалы, Учалы районнарыннан, Пермь крае, Саратов өлкәсе, Санкт-Петербург шәһәрләреннән яшьләр җыелды.
Фестивальнең беренче көне үк вакыйгаларга бай булды. Чара әлеге төбәктә Ирәкте ыруы башкортларына багышланган стела ачылудан башланып китте. Кунаклар XIX гасыр мәгърифәтчесе, шагыйрь, дин эшлеклесе Гали Чокрый музеенда һәм каберендә булды. Арытаба 1944 елда ике очучы һәлак булган урынга куелган һәйкәлне ачу тантанасында катнаштылар. Тарихи шәхес — Исән хан кабере янында намаз укылды, корбан ашы, милли ризыклар әзерләнде. Фестивальнең беренче көне дәртле этнодискотека белән тәмамланды.
Табын ыруы җире, Майкы би биләмәсе борын-борыннан үзенең матурлыгы белән генә түгел, җир асты байлыклары, иң мөһиме күркәм халкы белән дан тоткан. Аның җирләре меңнәрчә чакрымнарга сузылган.
Чараның икенче көнендә Табын ыруы яшьләре ата-бабаларының тәҗрибәсен өйрәнеп, кул эшләрен тергезү һәм арытаба үстерү максаты белән олы җыенга килде. Белүебезчә, Табын ыруы республиканың Тәтешле, Архангель, Авыргазы, Аскын, Гафури, Караидел, Кырмыскалы, Учалы, Әбҗәлил, Белорецк, Дәүләкән, Салават, Балтач районнары, шулай ук Курган, Ырынбур, Чиләбе, Самара, Саратов өлкәләрен берләштерә. Кунакларны бәрәкәтле Тәтешле җире зур әзерлек белән каршы алды. Сабантуй мәйданы янә җанланды.
Фестивальне район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев ачты. Ул бу чараның киләчәк буын өчен әһәмиятле, тамырлары бик тирән булуын һәм, шул ук вакытта, заманча төс алуын билгеләде. “Яшь буын данлыклы үткәне, ыруыбыз белән горурланып яшәсен, аны белсен, өйрәнсен”, — диде хакимият башлыгы. Табын ыруы берләшмәсе рәисе, республиканың Мәдәният министрлыгы һәм Бөтендөнья башкортлары корылтае башкарма комитеты вәкиле Марат Зөлкарнәев, “Табын” ыруы берләшмәсенең идарә рәисе Ниязбай Сәлимов тәтешлелеләрне һәм кунакларны сәламләп, изге теләкләрен җиткерде.
Мәдәният хезмәткәрләре һәм укучылар берлегендә сәхнәләштерелгән күренеш табын ыруының барлыкка килүен күзалларга ярдәм итте.
Арытаба йөрәкләргә ялкын салып, спорт ярышлары, уеннар, конкурслар башланды. Фестиваль уен-көлке һәм тарих белән үрелеп барды.
Тарихыбызны саклаучы төп чыганак булып китаплар тора. Фестивальдә “Табын”, Гали Чокрыйның “Хәзрәт чишмәсе” китапларының исем туе үтте. Алар белән Иске Чокыр авылы имам-хатыйбы Бәхтегәрәй Әрмәншин таныштырды.
Шәҗәрә — үткәннәрдән киләчәккә тәрәзә, диләр. Тезелеп киткән ыру шәҗәрәләре, әйтерсең лә, ата-бабаларыбызның кайтавазы булып яңгырады. Фестивальдә катнашкан һәр район үзенең данлыклы нәсел шәҗәрәләрен, кул эшләрен тәкъдим итте. Мәйданны бизәп торган төрле күргәзмәләр белән танышып, табынлыларның матур, бай, эчтәлекле эшләренә ул көнне тагын бер кат шаһит булдык.
Арытаба белем бирү мәйданчыклары үз эшен башлады. Алар “III меңьеллык яшь лидеры һәм эшкуары”, “Яшь буынны тәрбияләүдә милли традицияләр, тарих, мәдәният, халык педагогикасы, туган телнең роле”, “Беренче ярдәм күрсәтү буенча осталык сәгате”, “Заман регалийларыннан чыгып җиргә хокук алу”, “Халкыбыз истәлеге — безнең тарих һәм ядкәр” юнәлешләре буенча барды. Темаларның актуальлеге, заман таләпләреннән чыгып уйлануы бик күпләрне җәлеп итте.
Ата-бабаларыбыз эштә дә, яуда да, ялда да сынатмаган. Табын ыруы бик акыллы шәхесләре, оста укчылары, көчле батырлары белән тирә-якта дан алган. Яшьләребезнең дә маһирлыгын күреп сөендек. Берәүләр башкортларның борынгы кәсебе булган, шул ук вакытта, әле дә үзенең бәясен югалтмаган ук белән җәяне кулына алды, волейбол ярышлары бик киеренке барды, көчлеләр гер күтәрде, шахмат, шашка уйнады.
Табын ыруы сылу кызлары, батыр егетләре белән дә дан тота. “Табын сылукае”, “Табын батыры” титулына ия булу өчен алты кыз һәм биш егет көч сынашты. Чәмләнеп эшләп тә, осталык һәм җитезлекләрен күрсәтеп тә, ярышып та алды конкурсантлар. Барлык сынауларны да лаеклы үтеп, Архангель районыннан Илгиз Рәхмәтуллин һәм Тәтешледән Эльвира Садретдинова Гран-прига ия булды.
Гаилә — кешенең рухи бишеге. Көчле тату гаиләләр илгә абруй өстәгән ныклы нигез. “Табын-фест” фестивале чикләрендә районда үрнәкле гаиләләр һәм йортлар арасында да бәйге үтте. “Үрнәкле яшь гаилә” номинациясендә Яңа Кайпаннан Альбина һәм Алмаз Дәүләтхановлар, “Үрнәкле йорт” номинациясендә Кальтәүдән Ләйсән һәм Вилдан Ибраһимовлар, “Үрнәкле күпбалалы гаилә” номинациясендә Югары Тәтешледән Динара һәм Алик Кәримовлар җиңү яулады. Ә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медаленә 49 ел иңне-иңгә куеп яшәгән Тәнгыймә һәм Фатыйхҗан Хәкимҗановлар лаек булды.
Чарада спорт уеннарында җиңүчеләр дә билгеләнде. Беренче урынга чыккан Тәтешле районы яшьләре, чын мәгънәсендә, үзләрен көчле команда буларак күрсәтте.
Бәйрәм ахырында тантаналы рәвештә “Табын-фест” вымпелы Гафури районына тапшырылды, димәк, киләсе елда фестиваль анда узачак. Киләчәктә дә яңа максатлар белән бердәм, дус булып яшик! Туган Башкортстаныбызны данлыйк, тарихыбызны өйрәник, телебезне-мәдәниятебезне саклыйк!