+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яшьлек
6 август 2019, 07:31

Бу никах һичшиксез күктә теркәлгән!

Чөнки ул Һава-десант гаскәрләре көнендә, десантчы егет һәм аның үзенә дә, хәрби формасына гашыйк сөйгәне арасында булган.

Чөнки ул Һава-десант гаскәрләре көнендә, десантчы егет һәм аның үзенә дә, хәрби формасына гашыйк сөйгәне арасында булган.
Шулай булмаса, ул үзенең дә туй күлмәген шул стильдә тектермәс иде.
2 августта Нуриман районының ЗАГС бүлекчәсендә Красная Горка авылында яшәүче Руслан Галиев һәм Регина Кәлимуллина никахы рәсми теркәлгән.
Тантаналар залына Мендельсон маршы астында Һава-десант гаскәрләре формасындагы егет һәм шушы стильдә тегелгән туй күлмәге кигән кәләш килеп кергәч, кунакларның күбесе аптырашта кала, шулай да аларны көчле алкышар белән каршылыйлар.
Кәләш гөлләмәсе дә ак һәм зәңгәр чәчкәләрдән җыелган. Парлап барыр юллары киң, офыклары якты булсын яшьләрнең!
Читайте нас