+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яшьлек
12 август 2019, 14:18

Алия “Таврида”да 50 мең сум откан!

10 августта Кырымда «Таврида 5.0» яшь мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре форумының 12нче сменасы ябылды. Грантлар конкурсына нәтиҗәләр ясалды.

10 августта Кырымда «Таврида 5.0» яшь мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре форумының 12нче сменасы ябылды. Грантлар конкурсына нәтиҗәләр ясалды.
Җиңүчеләрнең берсе – Башкортстаннан Алия Фәтхлисламова. Алия “Твореская мастерская юмора #Яжмать” проектын тәкъдим итте һәм аны тормышка ашырыр өчен 50 мең сум отты.“Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы статистикасы буенча дөньяда һәр алтынчы хатын-кыз бала тапканнан соң депрессиягә дучар була, ә финанс авырлыклар кичергәннәр аеруча хәвеф төркемендә. "Росстат" күрсәткечләре буенча, Уфада ел саен 20 меңнән артык бала туа. Социаль челтәрләрдә декрет ялындагы яшь аналар арасында үткәргән сорау алуга таянып, бу хатын-кызларның 80 проценты үсешергә һәм максатларын тормышка ашырырга тели. Хатын-кызларны социальләштерүгә җәлеп итәр өчен аларга иҗат белән шөгыльләнү, бушлай бала караучы, читтән торып эшләүгә укыту, психолог консультацияләре үтү мөмкинлеге бирергә кирәк. Проектны тормышка ашыру нәтиҗәсендә яшь ана бала тапканнан соңгы чорны тынычрак үткәрәчәк, декрет ялында үзенең иҗади сәләтләрен ачачак, киләчәктә куллана алырлык яңа белем алачак. “Таврида” ярдәме белән барысына да ирешеп булырына ышанам”, - дип сөйләде Алия.
Сәләтле кызга 28 яшь, ул ”#Яжмать” КВН командасы катнашучысы, хәйри эше белән шөгыльләнә, шәһәрне иҗади үстерүне бурычы дип саный.
Грантлар конкурсына 46 заявка бирелгән булган. 14 кеше җиңүче булган. Проектлага 7 милион 975 мең сум бүленгән.
Читайте нас