Яшьләрне иртә гаилә тормышы белән яши башлауга нәрсә этәрә?
Статистика мәгълүматлары буенча, Башкортстанда ел саен үсмерләр арасында законлы 20-25 никах теркәлә. Гадәттә, бу — 15-16 яшьлек үсмерләр. Республиканың Гаилә кодексына ярашлы, мондый гаиләләрне законлы теркәү аерым очракларда гына мөмкин. Атап әйткәндә, кызның йөкле булуы, бала туу. Көнчыгыш илләрендә кызларны 13-14 яшьтә кияүгә бирү — гадәти күренеш. Андагы кануннар буенча, кыз бала никадәр иртә тормыш иптәше белән яши башлый, шулкадәр аның башка егетләр белән аралашу мөмкинлеге чикләнә. Мөселман халкы өчен бу дөрес тә, чөнки Шәригать законнары буенча, хатын-кыз иреннән башка бүтән көчле затка игътибар итмәскә тиеш. Әмма анда кияү кеше үзен һәм гаиләсен тулысынча тәэмин итә алса гына өйләнә. Ягъни кыз баланың әти-әнисе баласын бик яшьли кияүгә бирсә дә, аның бернәрсәгә дә мохтаҗлык кичермәячәген яхшы белә. Ә бездә иртә өйләнгән парлар ничек яши соң?
Уфа шәһәрендә яшәүче Лиана (исем үзгәртеп алынды) булачак ире белән 14 яшендә таныша. Кызның әти-әнисе балаларының үзеннән 5 яшькә өлкәнрәк Вадим белән очрашып йөрүенә гаҗәпләнми, чөнки бу да бүген гадәти күренеш. Кыз 9нчы сыйныфта укыганда авырга уза, әмма үзенең йөкле икәнлеген бик соң аңлый. Әти-әнисенә әйткәндә йөклелекнең 5нче ае барган була инде. Әти-әни моңа әзер булмый, әлбәттә, әмма инде нәрсәнедер үзгәртергә соң була. Гаилә башлыгына булачак кияү белән “ирләрчә” сөйләшүдән башка чара калмый. Вадим кызның әтисенә Лиананы беркайчан да ташламаячагын, соңрак өйләнергә уйлавын белдерә.
Кыз 9нчы сыйныфта укыганда апрель айларында мәктәпкә йөрүдән туктый. Аңа мәктәптәге һәркем диярлек игътибар итә. Кызның гәүдәсе үзгәрүенә гаҗәпләнми дә булмый шул, ул игезәк балалар көткән була. Шул ук вакытта, яшь организм мондый авырлыкларга әле әзер булмагангамы, кызның кан басымы һәрвакыт күтәрелә, ул үзен начар хис итә. Вадим кыз янына вакыты булганда килеп йөри.
Август башында кыз балалар тудыру йортына килә. Табиблар операция ярдәмендә балаларны тудырырга була. Дөньяга 2 килограмм 100 граммлык кыз һәм 2 килограмм 900 граммлык малай туа. Әмма балаларның сәламәтлеге мактанырлык булмый. Әле берсенә, әле икенчесенә табиб ярдәме кирәк булып кына тора. Ә Лиана үзе атналар дәвамында урыныннан тора алмыйча ятарга мәҗбүр була. Кызның аяклары шешенә, анализлары көннән-көн начарлана. Лиана әни булганның беренче көннәрендә үк үзенең иңендә бик зур бурыч торуын — бала тәрбияләргә кирәклеген дә аңлап җиткерми шикелле. Ә хәле начарлана башлагач, балалары янына да бармый башлый. Вадим, балалар тугач, дәваханәгә бер генә килә. Ничек кенә тикшерми табиблар Лиананы, нинди генә анализлар тапшырырга туры килми аңа. Кызга диагноз куя алмыйлар.
Балалар беренче көннәрдә көч-хәл белән генә һава сулый алса, бер-ике атнадан авырлык җыеп, үзләрен яхшырак хис итә башлый. Нәтиҗәдә, Лиана дәваханәдә ятып кала, ә кыз белән малайны аның әти-әнисе килеп ала.
Берничә айдан соң гына Лиана дәваханәдән чыга. Бу вакытта инде балалар кибеттән алынган сөткә, әниләреннән башка яшәргә дә өйрәнгән була. Вадим исә сирәк кенә балаларга уенчыклар алып килеп йөри.
Бүген инде Лиана — 8 яшьлек ул һәм кыз әнисе.
— Тәүге мәлләрдә бик авыр булды. Ярый әле әти-әнием миңа һәрвакыт ярдәм итте. Без аларда яшәдек. Алар миңа 9нчы сыйныфны тәмамлау турындагы таныклык алырга да ярдәм итте. Әлбәттә, балаларга 3 яшь тулганчы өйдә торырга туры килде. “Бала тәрбияләүче ялгыз ана” пособиесе алдым. Вадим әле дә сирәк кенә балалар янына килеп йөри. Без мөнәсәбәтләребезне терки алмадык. Ул инде башка хатын белән яши. Мин һөнәрчелек училищесын тәмамладым, сатучы булып эшлим. Башка егет белән таныштым. Балаларымны кыерсыта, дип әйтә алмыйм. Әмма ул аларны аның фатирына алып килергә теләвемне хупламады. Улым белән кызым бүген дә әти-әни карамагында. Мин алар янына еш барып йөрим. Яшь кенә булуга карамастан, инде шундый зур балаларым булуга бик шатмын. Әмма вакытны кире кайтарып булса, башка язмыш сайлар идем, — ди бүген Лиана.
Бүгенге яшьләр гаилә корырга ашыкмый, дисәләр дә, моның белән тулысынча килешеп булмый. Яшьләр мөнәсәбәтләрен теркәми, дип әйтү дөресрәктер. Ел саен 16 миллион кыз 15-19 яшендә беренче баласын тудыра. Әлеге яшьтә вафат булучы кызларның һәр икенчесе бала тудырганда үлә. Ел саен 3 миллион үсмер кыз теләсә кем ярдәме белән йөклелеген төшерә. Үсмер анадан туган балалар да ешрак үлә.
Былтыр Русиядә 4 кыз унике яшендә әни булды. 34 кыз 13 яшендә беренче баласын тудырды. Ә 2925 баланы 16 яшьлек кызлар дөньяга китерде.