+28 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Яшьлек
13 Декабря 2019, 09:05

Армиягә китә егетләр

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов 1 октябрьдә старт бирелгән хәрби чакырылыш комиссиясен үткәрү мәсьәләсе буенча видеоселектр киңәшмәсе үткәрде. План буенча республикадан 4 мең 603 егет Русия Армиясе сафларын тулыландырырга тиеш.

Башкортстанның хәрби комиссары вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рамил Баһаветдинов белдерүенчә, 9 декабрьгә чакырылыш планы 90 процентка үтәлгән. Киңәшмәдә чакырылыш буенча күрсәткечләре түбән булган муниципалитетлар җитәкчеләре тыңланды. Шулай ук, киләсе елгы язгы чакырылыш кампаниясе чорына комиссиянең эш планы расланды.
Үз хәбәрчебез.
Читайте нас