+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яшьлек
18 декабрь 2019, 06:55

Уфа - яшьләр сәясәте үзәге

18-20 декабрьдә Уфа яшьләр сәясәте буенча илнең төп үзәге булачак.

18-20 декабрьдә Уфа яшьләр сәясәте буенча илнең төп үзәге булачак.
Бүген яшьләр эшләрее буенча Гомумрусия семинар-утырышы ачыла. Анда илнең башкарма власть органнары вәкилләре катнаша. Әлеге чара тәҗрибә уртаклашу, 2019 елга йомгак ясау, алдагы елга яшьләр сәясәтен үстерү өчен мөһим башлангычларны билгеләү өчен нигез булачак. Бүген чара Уфаның Колонналар залында башлана, иртәгә “Социаль активлык”, “Мәгариф” федераль проектларын тормышка ашыру, студентлар проектлары, грант алу кампанияләре һәм башка мәсьәләләр күтәреләчәк.
Чараның соңгы көнендә кунаклар “яшьләр арасында эшкуарлык”, “талантлы яшьләргә ярдәм күрсәтү”, “яшьләр медиасы” һәм башка темаларны тикшерәчәк.
Читайте нас