Гомер уртасын узып, инде тормышта үз урынын тапканнарның кайсы гына яшьлеген сагынып искә алмый икән?.. И кыска ул яшьлек... Тиле яшьлек... Аны тиле дип әйтү дә хата кебек, чөнки бүген кайбер яшьләрнең акыл белән эш итүен, аларның никадәр тәрбияле, белемле булуын күреп сокланмый мөмкин түгел.
Рушан Шабакаев 1991 елда Пенза өлкәсе Кузнецк районының Бистән авылында туып-үсә. Бу зур гына татар авылында бүген дә мең ярым кеше яши. Билгеле, авылда мәдәни тормыш та гөрли, балаларны тәрбияләү өчен дә тиешле шартлар булдырылган. Кечкенәдән улларын тәрбияле, итәгатьле итеп тәрбияләргә тырышкан Рушанның әти-әнисе. Шуңа да мәктәп елларында ук аны авылдагы мәдрәсәгә укырга биргәннәр.
— Көндез мәктәптә белем алсам, кичен мәдрәсәгә йөри идем. Анда 20гә якын бала укыдык. Шуңа да дин турында белем, Аллаһка ышану миңа кечкенәдән сеңдерелде, — ди Рушан.
Тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, үсмер Уфага укырга килә. Монда шулай ук 10-11 нче сыйныфта укуны дәвам итү белән беррәттән, Русия Ислам университетында белем ала һәм аны өч елда тәмамлый.
— Әти-әни яныннан чыгып киткәндә миңа нибары 15 яшь иде. Алар миңа ышанган, күрәсең, чөнки чит өлкәгә укырга китәргә теләк белдергәч, каршы килмәделәр. Без авылдан бирегә ике малай күчеп килдек. Моңа кадәр дә Уфага килеп укыганнары бар иде. Шуңа да Уфаны тәүге көннәрдән үк үз шәһәрем кебек кабул иттем, — ди ул.
Берничә ел Уфада яшәгәннән соң, Рушан белем алуны Төркиядә дәвам итә.
— Төркия Русиядән бик аерыла. Анда кешеләр башка, гореф-гадәтләре дә аерыла. Гомумән, аларның дөньяга карашы да башка төрлерәк кебек. Ләкин һәркайсыбызны бер нәрсә берләштерә — ул дин. Диннең халыклар дуслыгын ныгытуда, дөньяда тынычлык саклауда тоткан урынын да шунда ныклап аңладым, — ди егет.
Ике ел Төркиядә укыганнан соң, Рушанны Самара өлкәсендәге Гали авылының “Гали” мәдрәсәсенә мөгаллим итеп җибәрәләр. Анда бер ел эшләгәч ул янә Уфага килә.
Бүген инде Рушан Ислам университетында татар теле һәм дин дәресләреннән белем бирә.
— Университетта белем алучылар арасында яшьләр күп. Яшьләрнең шулай күпләп дингә тартылуы да куанычлы, чөнки дин кешене әдәпле булырга, начарлыклардан тыелырга, тирә-яктагыларга изге карашта булырга өйрәтә. Гомумән, бүгенге яшьләр күбрәк спортка тартыла, сәламәт тормыш рәвеше алып барырга тырыша. Ә дин юлында булучылар арасында бу өлкәдә уңышка ирешкәннәр аеруча күп.
Дингә килүемдә әти-әнинең дә өлеше зур. Алар мине кечкенә чагымда мәдрәсәгә укырга биреп, соңыннан да, үсмер генә булуыма кармастан, чит өлкәгә курыкмый чыгарып җибәрде. Гомумән, сабыйга кечкенәдән Ислам диненең асылын аңлату аның киләчәк тормышында да зур роль уйный, дип уйлыйм. Аларга яшәү, башкаларга караганда, берникадәр җиңелрәк, гадирәк кебек тоела. Чөнки дин кешене психологик яктан ныгыта.
Чыннан да, аның сүзләрендә тирән мәгънә бар. Бүгенге тизлек заманында, даими стресс кичерергә мәҗбүр булган һәркем теге яки бу проблеманы ничек хәл итәргә белми азаплана. Төптәнрәк уйласаң, бүген һәркайсыбыз белемле, ә рухи яктан, ни сәбәпледер, йомшакбыз.
Әйткәндәй, Рушан ирешелгән нәтиҗәләрендә тукталырга уйламый. Бүген ул Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының татар филологиясе факультетында белем ала. Татар әдәбиятына булган мәхәббәте егетне югары дәрәҗәләр яулауга да этәргән. Былтыр “Тулпар” яшьләр журналында 3 ел дәвам иткән “Илһамлы мизгел” конкурсына йомгак ясалды. Анда Рушанның “Кем уйнады?” нәсере иң яхшы әсәрләр исемлегенә кертелде.
— Нәфис әдәбиятны яратам. Үзем каләм тибрәтсәм дә, билгеле язучыларның әсәрләрен уку ныграк ошый. Киләчәктә бу яктан тагын да ныграк үсешәсем килә. Башкортстанны туган җирем кебек яратам. Шушында яшәргә уйлыйм. Гомер юлын халыкка хезмәт итеп, аларга файдалы булып үтәсем килә. Шунда гына үз-үземнән канәгать булачакмын.