+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Яшьлек
17 Января 2020, 09:30

Яшьнәп яшибез

Билгеле булуынча, агым­дагы елда илдә Бө­тенрусия халык исәбен алу узачак. Бу җәһәттән, Яшьләр эш­ләре буенча федераль агентлык һәм Дәү­ләт статистикасы федераль хезмәте хез­мәт­­тәшлек итү турында килешүгә кул куйдылар. Әле­ге документка ярашлы, халык исәбен алу эшләрен башкаруда беренче тапкыр 20 мең кеше катнашачак.Волонтерлар халык арасында мәгълүмати-аңлату эше алып барачак. Аларны сайлап алу һәм укытуны Росстат төбәк­ләр­дәге волонтерлыкны үстерү үзәкләре белән берлектә башкарачак.***Республиканың Яшь­ләр сәясәте һәм спорт министрлыгы һәм Мәга­риф министрлыгы, Башкортстан Спорт көрәше федерациясе белән бер­лектә “Спорт көрәше — Башкортстан Республикасы мәктәпләренә” проектын тормышка ашыруда хезмәттәшлек итү турындагы килешүгә кул куйдылар. Әлеге проект белем бирү оешмаларында физик культура һәм спорт, сәламәт тормыш рәвеше алып баруны пропагандалау; физкультура дәресен укытуны камил­ләштерү һәм укучыларны дәрестән тыш физкультура-спорт, савыктыру буенча эшләргә җәлеп итү; спорт буенча сәләт­ле балаларны үстерү һәм башка юнәлешләрне үз эченә ала.Әлеге проектка узган елның сентябрендә рес­публиканың 16 муниципаль берәмлегендәге белем бирү оешмаларында старт бирелде.***19 гыйнвардан Русия субъектларында авылларда гражданлык башлангычларын үстерү буенча команда проектлары конкурсы башлана. Ру­сия­нең Авыл яшьләре берлеге “Авылларда гражданлык башлангычларын гамәлгә ашыру проект офислары” буенча проектка старт бирә. Анда Русия Президенты гранты да кулланылачак. Проект офислары авылларда социаль һәм инфраструктура проектларын үсте­рүгә яшьләрне җәлеп итүгә булышлык итәчәк.Сәхифәне Гөлия Гәрәева әзерләде.

Билгеле булуынча, агым­дагы елда илдә Бө­тенрусия халык исәбен алу узачак. Бу җәһәттән, Яшьләр эш­ләре буенча федераль агентлык һәм Дәү­ләт статистикасы федераль хезмәте хез­мәт­­тәшлек итү турында килешүгә кул куйдылар. Әле­ге документка ярашлы, халык исәбен алу эшләрен башкаруда беренче тапкыр 20 мең кеше катнашачак.
Волонтерлар халык арасында мәгълүмати-аңлату эше алып барачак. Аларны сайлап алу һәм укытуны Росстат төбәк­ләр­дәге волонтерлыкны үстерү үзәкләре белән берлектә башкарачак.

***
Республиканың Яшь­ләр сәясәте һәм спорт министрлыгы һәм Мәга­риф министрлыгы, Башкортстан Спорт көрәше федерациясе белән бер­лектә “Спорт көрәше — Башкортстан Республикасы мәктәпләренә” проектын тормышка ашыруда хезмәттәшлек итү турындагы килешүгә кул куйдылар. Әлеге проект белем бирү оешмаларында физик культура һәм спорт, сәламәт тормыш рәвеше алып баруны пропагандалау; физкультура дәресен укытуны камил­ләштерү һәм укучыларны дәрестән тыш физкультура-спорт, савыктыру буенча эшләргә җәлеп итү; спорт буенча сәләт­ле балаларны үстерү һәм башка юнәлешләрне үз эченә ала.
Әлеге проектка узган елның сентябрендә рес­публиканың 16 муниципаль берәмлегендәге белем бирү оешмаларында старт бирелде.

***
19 гыйнвардан Русия субъектларында авылларда гражданлык башлангычларын үстерү буенча команда проектлары конкурсы башлана. Ру­сия­нең Авыл яшьләре берлеге “Авылларда гражданлык башлангычларын гамәлгә ашыру проект офислары” буенча проектка старт бирә. Анда Русия Президенты гранты да кулланылачак. Проект офислары авылларда социаль һәм инфраструктура проектларын үсте­рүгә яшьләрне җәлеп итүгә булышлык итәчәк.

Сәхифәне Гөлия Гәрәева әзерләде.
Читайте нас