25 гыйнвар — Студентлар көне...
Алар уку белән бергә редакция эшен дә үрнәкле итеп алып бара
25 гыйнварда Русиядә Студентлар көне билгеләнә. Бу бәйрәм тарихы 1755 елга барып тоташа. Нәкъ шушы елда императрица Елизавета Мәскәү университетын ачу турындагы документка кул куйган.
Студентлар көне берничә гасыр элек үткән вакыйгаларга бәйле булса да, бәйрәмнең әһәмияте бүген дә югалмый, чөнки студентлар — җәмгыятебезнең иң актив, позитив катламы. Алар тормышны башка төрле күрә, безне алга әйди. Шул ук вакытта, кеше гомеренең иң матур еллары да нәкъ шушы чорга туры килә — киләчәккә юл яру, җәмгыятьтә үз урыныңны табу, гомерлеккә үзеңә юлдаш булырлык кеше сайлау.
Бүген Башкортстанда 100 меңнән күбрәк студент исәпләнә. Алар арасында икътисадчылар, юристлар, энергетика өлкәсе һәм IT буенча һөнәр алучылар күпчелекне тәшкил итә. Шунысы куанычлы: чит ил студентлары да Башкортстанны елдан-ел күбрәк үз итә. Тәүдә аларның кайберләре белән таныштырып үтик.
— Исемем — Бонер Балек. Мин Уфага Конгодан килдем. Тәүдә Башкорт дәүләт университетында әзерлек факультетында урыс телен өйрәндем. Бүген инде Уфа дәүләт нефть техник университетында укыйм.
Шәһәр миңа бик ошый. Белүегезчә, кайчандыр биредә Ленин булган, димәк Уфа Русия тарихында мөһим роль уйный. Миңа мондагы һава шартларына өйрәнеп китү кыен булды, аеруча салкынга түзеп булмый иде. Шулай ук биредә халыкның нигездә бары тик урыс телендә аралашуы да кыенлыклар тудырды. Без башка халыклар белән инглиз телендә аралашырга өйрәнгәнбез бит. Ә миңа ошаганы — биредә кызлар матур. Шул ук вакытта, әбекәйләрнең изге күңелле булуын да искә алдым. Алар һәрвакыт миңа суык түгелме икәнлеге белән кызыксына.
— Мин — Влад Проняев. Берничә ел Уфада яшим, үзем Казахстаннан. Уфа дәүләт нефть техник университетында белем алам.
Уфа — Русиянең иң матур шәһәрләренең берсе. Мин Башкортстанның табигатенә гашыйк булдым. Биредә биек тауларны да, урманнарны да очратырга була. Урындагы халыкның кунакчыл булуы да ошый, алар таныш түгел кешегә дә ярдәм итәргә әзер.
Биредәге аш-су казах халкы әзерләгән ризыкларга бик якын. Бервакыт махсус көн билгеләп, милли ашларны тәмләп йөрдем. Ризыклар бик тәмле пешерелгән иде. Биредә яшәргә калырга телим.
— Мин Йәмәннән килдем. Исемем — Йосыф әл-Балах. Башкорт дәүләт медицина университетында белем алам. Биредә яши башлавы җиңел булмады: гореф-гадәтләр, яшәү рәвеше, климат — барысы да минем өчен ят. Баштарак урындагы халыкны күзәтергә ярата идем. Арада бик яхшы кешеләр дә бар, начар холыклылар да җитәрлек. Урындагы аш-суны да тәмләп карадым. Миңа калса, бездә тәмлерәк әзерлиләр.
Уфа — Русиянең иң тыныч шәһәре. Төнлә шәһәр буйлап җәяү йөрергә яратам.
Күренүенчә, чит ил студентлары Башкортстанга җылы мөнәсәбәттә. Биредә алар үзләренә бик күп дуслар тапкан, укуда да сынатмыйлар. Ә үзебезнең студентлар бүген ничек яши? Шушы һәм башка сораулар белән “Кызыл таң” редакциясендә эшләүче магистрантларга мөрәҗәгать иттем.
Бүген коллективта 3 магистрант эшли. Алар чыннан да, үзләренең ташып торган дәрте, эчкерсез булуы белән коллективта дистә еллар эшләүчеләр белән дә тиз арада уртак тел тапты.
— Мин — Ример Насретдинов, 1994 елда Дүртөйле районының Миңеште авылында туганмын. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты филология факультетының татар бүлегенә укырга кердем. Биредә белем алганнан соң, 2017 елда Русия Армиясе сафларына алындым. Белгород өлкәсенең Волуйки шәһәрендә хәрби хезмәт үттем. Бер елдан соң кайтып, шул ук уку йортына магистратурага укырга кердем һәм “Кызыл таң” гәзитенә эшкә килдем.
Кечкенәдән китап укырга яраттым. Шул ук вакытта, үзем дә шигырьләр, кечкенә хикәяләр яздым. Әлеге уку йортын сайлаганда әти-әнием киңәшенә колак салдым, үзем тормышымны спорт белән бәйләрмен кебек иде.
“Кызыл таң”га эшкә килгән көннәр бүген дә хәтердә. Биредә зур тәҗрибәле журналистларны күреп, бераз борчылган да идем, әмма тора-бара алар минем дусларыма, киңәшчеләремә әверелде. Гомумән, журналистика — авыр һөнәр, минемчә, әмма аңа бер кереп китсәң, ул үзенә бик нык бәйли. Бүген исә мин — гәзитнең икътисад бүлеге мөдире. Шул ук спортны да ташламадым, бүген минифутбол белән шөгыльләнәм.
Редакциягә 2018 елда эшкә килсәм, узган ел да минем өчен уңышлы булды. Декабрьдә Эльза Наил кызы белән гаилә кордык. Гомумән, киләчәккә куйган максатлар бик зур. Әмма шунысына шатмын, мин аңа юл ярдым инде — яраткан эш урыным, гаиләм, ышанычлы коллегаларым, дусларым бар.
— Мин — Гүзәлия Биктимирова, Илеш районының Базытамак авылы кызы. 1995 елда туганмын. Авылдагы мәктәпне тәмамлаганнан соң, Башкорт дәүләт университеты филология факультетының татар-урыс бүлегенә укырга кердем. 4 ел бакалавриатта белем алганнан соң, укуымны магистратурада дәвам иттем. Быел җәй диплом алачакмын.
Мәктәптә укыганда бик күп республика олимпиадаларында катнаштым. Татар теленнән дә призлы урыннарга лаек булдым. Казанда үткән татар теле буенча төбәкара олимпиадада җиңү яуладым. Монда остазым, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Илмера Ахунованың өлеше зур булды, әлбәттә. Аның эзеннән китүемә дә мин аңа рәхмәтле.
Бүген мин — “Кызыл таң” нәшрияты директорыбаш мөхәррир секретаре. Эшкә өйрәнеп китү җиңел булмады. Беренчедән, яңа коллектив, ят кешләр, икенчедән, редакция — минем беренче эш урыным. Эш студент тормышыннан бик нык аерыла бит.
Киләчәгем ничек буласын әлегә төгәл генә әйтә алмыйм. Кулыма диплом алгач, барысына да ачыклык керер. Шулай да минем укытучы булып эшлисем килә. Бу хыялым да тормышка ашар, дип ышанам.
— Мин редакциядә бер генә ай эшлим әле. Исемем — Денис Таваев. Аскын районының Көнгәк авылында 1995 елда туганмын. Авылдагы мәктәпне тәмамлагач, Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының татар бүлегенә укырга кердем. Кечкенәдән чит илләр белән кызыксына идем. Шушы кызыксынуым бакалавриатны тәмамлагач, Кытайга алып китте дә инде. Анда бер ел урындагы балаларга инглиз телен укыттым. Кытайдагы дәүләт мәктәпләрендә бер сыйныфта 80 бала укый, әмма анда шәхси мәктәпләр дә күп. Мин дә шундыйларның берсендә эшләдем. Бу мәктәпләрдә исә сыйныфта күп дигәндә ун бала белем ала. Дәрестә ике укытучы эшли. Мин укучыларга бары тик инглиз телендә генә сөйләргә тиеш, ә минем белән бергә булган укытучы балалар аңлый алмаганны кытай телендә аңлата. Кытай теле минем өчен бик авыр булды, хәтта кеше исемнәрен дә тиз генә истә калдыра алмадым. Шунлыктан, укыткан балаларның һәркайсына инглизчә исем бирдем. Алар шуңа өйрәнеп тә бетте.
Бер ел чит илдә эшләгәннән соң, Уфага кайтып, шул ук уку йортына магистратурага укырга кердем. Бүген 1нче курста белем алам.
“Кызыл таң” редакциясе — журналистика буенча тәҗрибә туплау өчен зур мәктәп. Редакциядәге белгечләр белән аралашу, төрле темаларга язу кешене күпкырлы үстерә, минемчә. Ә мин эшләгән икътисад бүлеге бигрәк тә.
Киләчәккә куйган планнар бик зур. Уфада яшәргә каласым, гаилә корасым килә. Ә эшкә килгәндә инде, баш мөхәррир вазыйфасына күтәрелгәнче биредә хезмәт салырга уйлыйм (көлә).
Менә шундый ул бүгенге студентлар. Күрүебезчә, укуда да өлгерләр, эштә дә уңышларга ирешәләр. Аларның алдына куйган максатлары, үз-үзләренә булган таләпчәнлеге, чыннан да, сокландыра. Уңышлар юлдаш булсын сезгә, яшьләр!