Район җитәкчелеге якташ студентлар белән очрашу оештырды
Хәзерге вакытта Башкортстанның һәм Русиянең югары һәм урта махсус уку йортларында районда туып-үскән яшьләрдән 812 кеше белем ала. Каникуллар чорында аларның күпчелеге Раевка мәдәният сараенда Әлшәй районы хакимияте оештырган очрашуда катнашты. Моннан тыш, уку йортларын элегрәк тәмамлаган әлшәйлеләрнең бер өлеше Уфада һәм башка төбәкләрдә эшләп йөри. Аларны һәм якташ-студентларны, диплом алгач эшкә туган тарафларга җәлеп итү максатында, очрашуда предприятиеләр, оешмалар һәм учреждениеләр җитәкчеләре бик күп эшлекле тәкъдимнәр белән чыкты.
Соңгы чорда Әлшәй районы икътисады үсешендә моңарчы булмаган җанлылык күзәтелә. Биредә элек эшләп килгән сәнәгать предприятиеләреннән Раевка шикәр заводы, элеватор комплексы, тимер юл станциясендә күләмле үзгәрешләр булып, алар заманча җитештерү үзәкләренә әверелде. Агросәнәгать комплексында шулай ук заманча индустрия предприятиеләре барлыкка килде. Биш еллык эш тәҗрибәсе булган “Башкортстан бройлеры” җәмгыяте — үсеш юлында. Тавричанка авылы янында аның яңа җитештерү мәйданчыгы төзелә. Район үзәгендә уңышлы эшләүче “Әлшәй-Ит” җәмгыяте “Таврос” компанияләр төркеменә кергәч, биредә дә сәнәгать мәйданчыкларын киңәйтүгә юнәлеш алынды. Авылларда заманча җитештерү юлына баскан предприятиеләр саны арта, крестьян-фермер хуҗалыкларында җитештерүнең яңа төрләре үзләштерелә. Болар барысы да техник яктан әзерлекле, заманча технологияләр белән яхшы таныш белгечләр таләп итә.
Әлеге мәсьәләләр, әлбәттә, район хакимиятенең ныклы игътибар үзәгендә. Төбәктә кадрлар мәсьәләсен хәл итүдә Әлшәй районы җитәкчелегенең, уку йортларын тәмамлап, диплом алган белгечләргә, шулай ук якташ-студентларга зур өметләр баглавы сизелеп тора. Быел бу чараның форматы кискен үзгәрүе дә күзгә ташлана. Атап әйткәндә, очрашулар һөнәри белгечлекләр буенча аерым мәйданчыкларда үтте.
“Мәгариф” мәйданчыгының алып баручысы сыйфатында район хакимиятенең мәгариф бүлеге җитәкчесе Зилә Чупова чыгыш ясады.
Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак филиалы профессоры Нурия Биккулова Әлшәй районы мәгариф системасының республикада әйдәүчеләрдән саналуын анык мисаллар китереп билгеләде.
Районда мәгариф хезмәткәрләренә социаль ярдәм күрсәтүнең тоемлы алымнары булдырылган. Бу эш республика күләмендәге максатлы программаларга ярашлы алып барыла. Аларга яшь укытучыларга 600 мең сумлык грантлар, “Авыл укытучысы” программасына ярашлы, бер тапкыр бүленүче 1 миллион сум күләмендә түләүләр керә. Янә дә муниципаль программа чикләрендә 4 оклад күләмендә хезмәт хакына өстәмә түләнә. Яшь белгеч саналучы укытучыларга өч ел дәвамында айлык хезмәт хакының 30 проценты күләмендә өстәмә каралган. Шулардан чыгып исәпләгәндә, яшь укытучыларның айлык хезмәт хакы район буенча уртача 31 мең 600 сум тәшкил итә. Яшь укытучыларга коммуналь түләүләр буенча ташламалар да каралган. Моннан тыш, шәхси торак төзелешенә субсидияләр бирелүен дә онытмыйк.
Әйтергә кирәк, мәгариф өлкәсендәге өстенлекләрдән файдаланырга өлгергән укытучылар да бихисап. Шуларның берсе – Раевка 4нче мәктәбеннән Алина Галәветдинова. Ул шушы уку йортын тәмамлагач, Башкорт дәүләт педагогия университетына укырга керә. Яшь белгеч эшкә туган якларына кайта – үзе белем алган мәктәпнең педагогия коллективын тулыландыра. Яшь педагогларга каралган матди өстенлекләр нәтиҗәсендә тормыш-көнкүреш шартларын яхшыртуга да ирешә ул.
“Сәламәтлек саклау” мәйданчыгында тикшереләсе төп тема итеп “Раевка үзәк район дәваханәсенә яшь табиб-белгечләр җәлеп итү һәм аларны эштә калдыру” мәсьәләсе чыгарылуы гаҗәп түгел. Дәвалау учреждениесе җитәкчесе Наил Зыязетдинов үзенең чыгышында бу юнәлештә күрелүче чаралар турында сөйләде. Нәтиҗәләр бар, ләкин алар әлегә канәгатьләнерлек түгел.
Үзәк район дәваханәсендә кадрларга ихтыяҗ зур кала. Атап әйткәндә, табиб-терапевтлар җитешми. Хирургларга да сорау зур. Табиблар җәлеп итү буенча максатлы эш җәелдерелгән, әлбәттә. БДМУ, сәламәтлек саклау юнәлешендәге башка уку йортлары белән килешүләр төзелгән. “Авыл табибы” һәм “Авыл фельдшеры” программалары буенча берничә белгеч эшкә урнаштырылган. Табибларга карата кулланылучы өстенлекләргә килгәндә, алар уннан артык.
Район дәваханәсе табиб-терапевты Алеся Барсюк үзенең эшчәнлек тәҗрибәсе белән уртаклашты. Югары белемле табиб 2015 елда эшкә кайта, “Авыл табибы” программасында катнашып, бер миллион сумга ия була. Хезмәт барышында махсус әзерлек үтеп, өч яңа һөнәри белгечлек ала. Эшеннән, тудырылган тормыш-көнкүреш шартларыннан бик тә риза табиб студент-якташларны үз үрнәгенә иярергә чакырды.
Төбәктә аграр тармак зур күтәрелеш кичерә, дигән идек. Әмма шушы уңай күренеш тә хәзерге шартларда проблемалар тудырырга сәләтле икән. Заманча предприятиеләргә заман таләпләренә җавап бирерлек дәрәҗәдәге яшь белгечләр таләп ителә. Ә алар, кызганычка каршы, шәһәрдә кала. Бу турыда “Авыл хуҗалыгы һәм агросәнәгать комплексы” мәйданчыгын алып баручы, район хакимияте башлыгы урынбасары, авыл хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе Данир Әхмәдишин борчылып сөйләде. “Әлшәй районының авыл хуҗалыгы җитештерүендә уңышлары зур, ә әзерлекле яшь белгечләр казанышларны тагын да арттырырга ярдәм итәр иде”, — дигән ышаныч белдерде ул.
Республика күләмендә киң билгеле “Заря” җәмгыяте җитәкчесе Наил Әминев, “Әлшәй-ит” җәмгыяте директоры урынбасары Ришат Кучкаров, “Башкортстан бройлеры” җәмгыяте вәкиле Елена Шәмсетдинова, “Раевка” җәмгыяте директоры урынбасары Илгиз Свечников хәзерге вакытта таләп ителүче белгечләр буенча анык тәкъдимнәр белән чыкты. Залда утыручы 60ка якын яшь белгечтә зур кызыксыну тудырды алар. Билгеле булуынча, районда “Авыл биләмәләрен комплекслы үстерү“ дәүләт программасы тормышка ашырыла. Анда торак төзелеше буенча шартлар, чынлап та, кызыксындырмаслык түгел. Мәсәлән, яшь белгеч торак төзүгә исәп тотканда, йорт хакының 80 проценты субсидияләр исәбенә каплана, 20 проценты исә эш бирүче яки муниципалитет карамагына тапшырыла. Предприятиедә өзлексез 5 ел эшләп, белгеч әлеге йортны бәясенең 10 проценты күләмендәге ташлама белән сатып алу хокукына ия була, ә инде 10 елда әлеге күрсәткеч 1 процент тәшкил итә. Аграр тармакка эшкә килергә исәп тотучыларга башка ташламалар турында да бай мәгълүмат җиткерелде.
“Мәдәният һәм сәнгать” мәйданчыгында әлеге тармак уку йортларында белем алучылар, шулай ук дипломлы белгечләр җыелды. Район хакимиятенең мәдәният бүлеге җитәкчесе Миргасим Акимбәтов аларны тармак белән таныштырды, хәзерге чорда таләп ителүче белгечләр исемлеген барлады. Мәдәният өлкәсендә әлшәйлеләрнең казанышлары зурдан, иҗади коллективлардан күпләре республика дәрәҗәсендә киң танылу алды. Очрашуда катнашкан Әлшәй районы хакимияте башлыгы Дамир Мостафин районда мәдәният үсешенә электән җитди игътибар бирелүен белдерде. Дамир Радик улы оештырылган һөнәри мәйданчыкларның һәммәсендә булып, студентлар һәм белгечләр белән җанлы очрашулар үткәрде, чара барышында туган сорауларга җавап бирде.
Пленар утырышта эшлекле сөйләшүләр дәвам итте. Әлеге чараның көтелгән нәтиҗәсе сыйфатында Әлшәй районы яшь кадрлар белән мотлак тулыланыр, дигән ныклы ышаныч бар.
Фәнүр Гыйльманов,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.