Чит өлкәдә белем алучы студентларны #ДОМА форумы бер мәйданга җыйды.
Соңгы елларда республика яшьләренең чит өлкәләргә китеп укуы гадәти күренешкә әверелде. Кызганычка каршы, аларның күбесе арытаба шунда ук эшләргә торып та кала. Яшьләрнең чит төбәкләрне үз итүе республика өчен берничә катлаулы мәсьәлә тудырды. Төрле өлкәләрдә кадрларга кытлык мәсьәләсеннән тыш, демография торышына да бу нык начар тәэсир итә.
Бүген Уфада Башкортстаннан читтә укучы студентлар өчен #ДОМА форумы үтте. Башкаланың Конгресс-холл бинасының төрле мәйданчыкларында студентлар Хөкүмәт вәкилләренә, министрларга үзләрен борчыган сорауларын бирә алды, хезмәт базарындагы вакансияләр белән танышты.
Чара кысаларында студентлар үзләрен кызыксындырган төрле мәйданчыкларда булды. Анда сәламәтлек саклау, мәдәният, авыл хуҗалыгы, туризм һәм башка өлкәләрнең бүген республикада үсеше турында сүз барды. Мәсәлән, туризм мәйданчыгында республиканың чит өлкәләргә ни өчен кызыклы булуы турында сүз барды. Шул ук вакытта, чараны алып баручылар студентларны республика сувенирлары белән дә таныштырды.
— Бизнес — акча китерүче өлкә генә түгел. Тәү чиратта, бизнес, башка һөнәрләр кебек үк, кешегә үз-үзе белән канәгатьлек тудырырга тиеш. Бизнеста да кеше хокукларын, мәнфәгатен яклау булырга тиеш. Шул ук вакытта, намус турында да онытырга ярамый. Шулай гына кешеләр синең эшең белән кызыксына башлый, шунда гына аңардан табыш көтәргә була, — диде республиканың Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Салават Нәфыйков.
— Авыл хуҗалыгы турындагы эшчәнлеккә булган элекке мөнәсәбәтне үзгәртергә вакыт. Бүген бу өлкәдә хезмәт салучы җимерек фермалар да аз акча алып эшләми. Бүген без заманча фермалар төзибез. Анда яшь белгечләр кирәк. Шул ук Әбҗәлил районындагы ферманы гына алыйк. Анда малларны тукландырудан башлап, савуны, тиресне чыгаруны роботлар башкара. Ә белгеч компьютер артында гына болар белән идарә итә. Шул ук вакытта, авыл хуҗалыгына эшкә кайткан яшь белгечләргә бирелгән дәүләт ярдәме дә зур бүген. Республикада авыл хуҗалыгы буенча югары уку йорты тәмамлаучыларга 500 мең сум күләмендә акчалата ярдәм күрсәтә. Без яшь кадрларга өстенлек бирәбез. Җәйге ял вакытында гына да безнең студентлар 70-100 мең сум күләмендә акча эшли алды. Бу да студентлар өчен зур ярдәм, — диде республиканың авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.
Шул ук вакытта бирегә җыелган студентлар да әлеге чара турында үз фикерләрен белдерде.
— Мин Мишкә районында туып-үстем. Мәктәп тәмамлагач, Свердловск өлкәсенә укырга киттем. Быел укуымны тәмамлап, торак-коммуналь хуҗалык буенча белгеч дипломы алачакмын. Минемчә, Свердловск өлкәсендә укырга керү җиңелрәк, анда белем бирү дә бездәгегә караганда югарырак кебек. Киләчәктә дә бу өлкәдә калырга планлаштырам.
Уфада, минемчә, инфраструктура тиешенчә үсешмәгән. Шул ук юлларны гына алсак та, алар башка өлкәләрнекеннән начаррак. Менә шулар барысы да кешенең яшәү сыйфатына йогынты ясый да инде, — диде Ноэль Ахунова.
— Без - Башкортстан дәүләт медицина университетының беренче, икенче курс студентлары. Мәктәп тәмамлагач, башка өлкәгә күчеп китү турында уйламадык та, чөнки без укыган уку йорты илдә алдынгы урыннарны били. Уку җиңел түгел, шулай да күбебез мәктәп елларында ук бу һөнәрне үзләштерү турында хыяллангач, зарланмыйбыз. Шунысы куаныч: республикада булачак табибларны әзерләүгә игътибар белән беррәттән, аларның арытаба эшкә урнашуы да каралган. Шул ук “Авыл табибы” программасы гына да күпме яшь белгечкә ярдәм күрсәтте. Диплом алгач та үз республикабызда калачакбыз, — диде БМДУ студентлары.
Бүгенге яшьләрнең күбесе өлкәннәргә караганда да төплерәк фикерли кебек, алар һәрьяклап уйлый белә. Чыннан да, бүген абитуриент уку йортын сайлаганда кайда эш табачагы, кайда яшәячәге турында да уйлана. Яшьләрнең әйткән фикерләре буенча да республикада кайсы өлкә ныклы үсешкән, ә кайсы тармакка көч саласы бар икәнлеге аңлашыла.
Ничек кенә булмасын, бүген җитәкчелек яшь кадрларга өстенлек бирә. Димәк, республиканың заманча үсешәчәге дә көн кебек ачык.