+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Яшьлек
12 февраль 2020, 10:55

Яшь белгечләр үз һөнәре буенча эшләсен

Узган елда республикада ветеринария бүлеген тәмамлаган студентларның нибары 5 проценты үз һөнәре буенча эшли башлаган.

Узган елда республикада ветеринария бүлеген тәмамлаган студентларның нибары 5 проценты үз һөнәре буенча эшли башлаган.
Әлшәй районының Аксенево авылындагы агросәнәгать колледжы нигезендә мал табиблары әзерләү буенча уку үзәге төзеләчәк. Аның проекты республика Башлыгы Радий Хәбировка да тәкъдим ителде.
Бу башлангыч кечкенә ферманы хәтерләтәчәк. Анда 200 баш дуңгыз асрау күз уңында тотыла. Булачак мал табиблары мөгезле маллар белән дә эшләргә өйрәнәчәк.
- Кызганычка каршы, авыл хуҗалыгында яшь белгечләр җитми. Былтыр БДАУның ветеринария факультетын тәмамлаган 65 белгечнең нибары өчесе үз һөнәре буенча эшли башлады, - диде "Башкортстан ит компаниясе"нең ГК "Таврос" оешмасы генеральный директоры беренче урынбасары Ринат Зәйнуллин.
Бүген биредә 869 студент белем ала. Радий Хәбиров районга бүгенге эш сәфәрендә уку йортының лаборатория комплексында да булды. Ул заманча җиһазландырылган. Узган елның февралендә уку йорты остаханәләрне җиһазландыру конкурсында грант откан булган.
Читайте нас