+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яшьлек
13 февраль 2020, 16:35

"Куелган максатны җиренә җиткереп үтәдегез"

Санлы телевидениегә күчүдә ярдәмләшүчеләр бүләкләнде.

Санлы телевидениегә күчүдә ярдәмләшүчеләр бүләкләнде.
Узган елның 14 октябрендә, федераль программага ярашлы, республикада федераль телеканалларның эшчәнлеге туктатылды һәм алар санлы телевидениегә күчәргә тиеш булды. Шул рәвешле республикада яшәүчеләрнең 20 үзәк телеканалны карарга мөмкинлеге туды.
Санлы телевидениегә күчү республикада җиңел башкарылды. Ә бит республика халкының 4,5 проценты таулы урыннарда урнашкан районнарда яши. Әлеге башлангычны гамәлгә ашыру өчен Башкортстанда 216 телевышка булдырылды. Чагыштыру өчен: күрше Ырынбур өлкәсендә аларның саны 103 булса, Татарстанда - 87.
Халыкның тиз арада санлы телевидениегә күчә алуында волонтерларның хезмәте бик зур. Алар, өйдән-өйгә йөреп, өлкән яшьтәгеләргә ярдәм итте. Бүген Уфаның Конгресс-холл бинасында волонтерларны тәбрикләү тантанасы узды.
- Санлы телевидениегә күчү, чыннан да, безнең өчен зур вакыйга. Республика Башлыгы Радий Хәбиров бу эшкә җитди карарга, шул ук вакытта өлкән яшьтәгеләргә игътибарлы булырга чакырган иде. Сез моны җиренә җиткереп башкардыгыз. Рәхмәт! - диде республиканың Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Борис Мелкоедов.
Читайте нас