2017 елда Матурлык бәйгесендә Русиянең икенче вице-миссы дәрәҗәсенә ирешкән яктшыбыз Альбина Әхтәмова Казанга яшәргә һәм эшләргә күченде. Бу хакта ул Инстаграмда язылучыларына хәбәр итте.
- Дуслар, минем тормышымда мөһим үзгәрешләр булды. Мин Казанга күчендем. Хыялымдагы эш мине монда тартты. Яңа урында уңышлар теләгез, - дигән Альбина үз битендә.
Кая эшкә урнашуы сер булып кала. Ул хезмәт урынына оекбашлар киеп йөрүе, куллар һәм тырнаклар чиста һәм пөхтә булырга тиешлеге, бизәнү әйберләрен салырга кирәк булуы урында яза.
Ул үзенең әбүнәчеләрен хәзер кайда эшләгәнен фаразлауны сорады.
Искәртеп узабыз, чибәркәй модель бизнесы белән шөгыльләнә, Уфа дәүләт авиация техник университетында магистратурада укый һәм «Бизнес-процессларны реинжиниринглау" белгечлеге буенча дәрәҗә ала. Инде берничә ел хәйриячелек белән шөгыльләнә, картлар йортларына ярдәм итә.