Әлеге күрсәткеч буенча республика Идел буе федераль округында алдынгы урыннарда килә
Эшсезлек... Бу проблема инде күпме күтәрелсә дә, аннан чыгу юлы һаман табылмый. Әйе, республикада ел саен бик күп эш урыннары булдырыла, төрле җитештерү тармаклары ачыла, әмма мәсьәлә һаман да кискен кала. Аеруча яшьләрнең эшсез булуы күңелне кыра. Шуны да әйтергә кирәк, проблема үз артыннан бик күп мәсьәләләрне дә ияртә. Шул ук яшьләрнең чит өлкәләргә күчеп китүе, демография күрсәткеченең түбәнәюе һәм башкаларны атарга мөмкин.
“Башстат”тан алынган соңгы мәгълүматлар буенча, 2019 елда республикада рәсми эшсезлек 6,8 процентка кимегән. Шуларның 16,6 меңе пособие ала. Әмма шуны да исәпкә алырга кирәк, эшсезләрнең берникадәр өлеше генә мәшгульлек үзәкләренә мөрәҗәгать итә. Шуңа да бу саннарның шартлы икәнлеге аңлашыла.
Дәүләт статистикасы буенча федераль хезмәттә 2019 елның декабрендә төбәктә эшсезләр саны рәсми эшсезләр саныннан 5 тапкыр югары булуы әйтелде, ягъни, 85 мең кеше тәшкил итә. Шул ук вакытта, әлеге күрсәткеч буенча федераль округта без инде берничә ел алдынгы урыннарны билибез.
Экспертлар билгеләвенчә, эшсезлекнең өч сәбәбе бар — квалификацияле кадрларга кытлык, һөнәри-квалификацион структураларның үзгәреше һәм хезмәт ресурслары сыйфатының бик түбән булуы. Белгечләр аларның нидән килеп чыгуын да әйтә. Беренчедән, илдә әле дә булачак кадрларны элекке тормышка нигезләнеп әзерлиләр, икенчедән, дәүләт һәм урындагы власть һөнәрләргә ихтыяҗ формалаштырмый. Нәтиҗәдә, Мәскәүнең Һөнәри белем бирү проблемаларын өйрәнү үзәге белдерүенчә, бүген белем алучы яшьләрнең 65 проценты алган һөнәр күптән “искергән”. Атап әйткәндә, алар алган һөнәр бүгенге тормышка кирәкми, алар “искечә” укый.
— Яшьләр һаман да юрист, финансист, менеджер һәм башка һөнәрләрне “престижлы” дип саный. Чынында исә, безнең икътисад төзүчеләргә, инженерларга, авыл хуҗалыгы, сәүдә, хезмәтләндерү өлкәсе кадрларына кытлык кичерә, — ди Уфа дәүләт авиация техник университеты доценты, икътисад фәннәре кандидаты Эльвира Мамлеева. Шуны да әйтергә кирәк, Русиядә югары квалификацияле эшчеләр саны бары тик 5 процент кына, шул ук вакытта, башка илләрдә бу күрсәткеч 45-70 процентка җитә.
Эшсезлеккә китерүче төп проблемаларның берсе — хезмәт хакының түбән булуы. Шунлыктан ел саен республикадан һәм илдән 15-29 яшьләрдәге 46-47 мең кеше китә.
Шуны да исәпкә алырга кирәк, республика халкының өчтән бер өлеше авылларда яши. Ил буенча бу күрсәткеч 26 процент булса, бездә ул — 38 процент. Авыл, урман хуҗалыгы тармакларында эшләүчеләр дә аз түгел бездә, әмма аларның саны 15 процент кына тәшкил итә. Авыллардагы предприятиеләрдә эш урыннары юк, шуңа да эшсезләр саны анда шәһәрдәгедән югарырак.
Шул ук вакытта, республика уку йортларын ел саен меңләгән яшь белгеч тәмамлый. Соңгы 7 ел мәгълүматлары буенча, Мәшгульлек үзәкләренә мөрәҗәгать итүчеләрнең 70 процентына эш табылган, ләкин эшсезләр саны һаман кимеми. Әлеге вакытта Башкортстан хезмәт биржасында 36173 вакантлы урын бар. Шуларның яртысыннан күбесе — эшче һөнәрләр. Шул ук вакытта, республикада рәсми эшсезләр саны бары 18,3 мең кеше генә. Бер уйласаң, шушы эшсезләргә бу урыннарга урнашасы гына бар, ә чынында исә хәл башка төрлерәк килеп чыга. Вакантлы урыннар күп, әмма эшсезләр саны да кимеми — бу шул ук эшсезләр арасында кирәкле һөнәр ияләре булмавын күрсәтә. Кайбер югары уку йортлары кирәгеннән артык белгечләр әзерләсә, икенче тармак белгечләргә кытлык кичерә.
— Соңгы елларда эшләүче гражданнарны арытаба укыту буенча программаларны арттырабыз. 2018 елда 7,5 мең кешене укыттык, пенсия яше алдында булган 2 мең хезмәткәр белем алды. Узган ел пенсия яшенә якынаючы 1480 кеше белемен арттырды. 2020 елда 3 яшькә кадәр бала тәрбияләүче әниләрне дә укытачакбыз, — ди республиканың Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры урынбасары Фәнүр Шәйхисламов.
Хезмәт хакының түбән булуы, эшчеләрнең тулы көн эшләмәве дә аерым игътибар таләп итә. Югыйсә, Русия Федерациясе Конституциясенең 75 статьясына ярашлы, иң аз хезмәт хакы яшәү минимумыннан түбән булмаска тиеш.
Сүзне яшьләрдән башлаган идек. Күптән түгел республика Башлыгы Радий Хәбировка Әлшәй районының Аксен авылындагы агросәнәгать колледжы нигезендә ветеринария табиблары әзерләү буенча уку үзәге төзү буенча проект тәкъдим ителде.
— Бу башлангыч кечкенә ферманы хәтерләтәчәк. Анда 200 баш дуңгыз асрау күздә тотыла. Булачак мал табиблары мөгезле эре терлек белән дә эшләргә өйрәнәчәк, — диде республика Башлыгына проектны эшләүчеләр.
— Кызганычка каршы, авыл хуҗалыгында яшь белгечләр җитешми. Былтыр БДАУның ветеринария факультетын тәмамлаган 65 белгечнең нибары өчесе үз һөнәре буенча эшли башлады, — диде Башкортстан ит компаниясе “Таврос” компанияләр төркеменең генеральный директорының беренче урынбасары Ринат Зәйнуллин.
Ә бит калган 63 студентны укыту өчен дә күпме дәүләт акчасы тотынылган...
Хәер, берничә ел элек абитуриентлар күпләп югары уку йортларына керергә тырышса, бүген инде эшче һөнәрләрне сайлаучылар да күп. Димәк, җитештерү тармагында да һөнәри белгечләр булачак. Иң мөһиме — алар заман таләпләренә җавап бирерлек белем алсын иде. Әмма монысы инде икенче мәсьәлә...