+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Яшьлек
21 апрель 2020, 14:14

Яшьләр, ирекмәннәр, сезгә!

Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык (Росмолодежь) илдә ирекле башлангычларга ярдәм итү буенча иң зур һәм масштаблы грант конкурсы – «Русия доброволецы-2020» Бөтенрусия ирекмәнлек инициативалары конкурсы игълан итә.

Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык (Росмолодежь) илдә ирекле башлангычларга ярдәм итү буенча иң зур һәм масштаблы грант конкурсы – «Русия доброволецы-2020» Бөтенрусия ирекмәнлек инициативалары конкурсы игълан итә.

Конкурска гаризалар 30 апрельгә кадәр кабул ителә.

Әлеге конкурста катнашу ирекмәнлек (волонтерлык) өлкәсендә социаль проектларны тормышка ашыру өчен финанс чаралары алырга мөмкинлек бирә.

Конкурста 8 яшьтән өлкәнрәк кешеләр - мәктәп укучылары, студентлар, эшләүче яшьләр, җәмәгать эшлеклеләре, яшь педагоглар, яшьләр сәясәте органнары һәм учреждениеләре хезмәткәрләре, балалар-яшүсмерләр клубларында тәрбияләнүчеләр һәм башкалар катнаша ала.

Конкурс ирекле башлангычларга ярдәм итүгә һәм волонтерлыкның төп юнәлешләрен үстерүгә юнәлтелгән, ә грант ярдәме күләме 2 миллон сумга кадәр җитә.

Конкурста катнашу өчен гаризалар DOBRO.RU "https://contests.dobro.ru/dr. Бердәм мәгълүмат системасында кабул ителә.

Әлеге конкурс гражданнарның социаль изоляция шартларында эшнең онлайн-ысулларын кулланып, яшьләрне социаль практикага җәлеп итү буенча актуаль мәйданчык булып тора.

Конкурста катнашу мәсьәләләре буенча консультацияләр алу өчен "Волонтерлык хәрәкәте һәм яшьләр инициативаларына ярдәм итү үзәге" учреждениесе белгечләренә мөрәҗәгать итәргә мөмкин: Фәтхиева Ләйсән Роберт кызы, моб.+ 7 (917) 486-09-46, Фәрхетдинова Екатерина Сергеевна, моб.+ 7 (937) 489-96-06, эш телефоны: +7 (347) 246-56-31.

Фото:contests.dobro.ru/dr


Читайте нас