+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Яшьлек
23 Апреля 2020, 11:23

Сибай яшьләре уңышлар яулый

Сибай төзелеш һәм сервис колледжы студентлары дистанцион олимпиадаларда актив катнаша. “Үсеш векторы: “Икътисад нигезләре” II Бөтенрусия дистанцион олимпиадасында Юлия Ильясова беренче дәрәҗә диплом яулады. “Профконкурс” басмасы үткәргән икътисад буенча Бөтенрусия олимпиадасында Владислава Никанорова беренче урынга лаек булды. Олимпиадаларда катнашуга аларны махсус дисциплиналар педагогы А. Сөләйманова әзерләгән.

Икенче курс студентлары физика укытучысы Ф. Дәүләтшина җитәкчелеге астында физика буенча Бөтенрусия олимпиадасында катнашты. Нәтиҗәдә, Кирилл Хребин, Диана Баишева һәм Регина Бурангулова икенче дәрәҗә дипломнарга лаек булган. Фәрхәт Вәлишин өченче дәрәҗә диплом белән бүләкләнгән. Зөлфия Яркинбаева икенче урын алган. Регина Бурангулова инглиз теле буенча Бөтенрусия олимпиадасында лауреат булуга да ирешкән.

Студентлар һәм педагоглар билгеләвенчә, иҗади бәйгеләр һәм предметлар буенча олимпиадалар үзеңне күрсәтергә һәм белгечләрнең бәясен алырга мөмкинлек бирә.
Фото: Сибайский рабочий
Читайте нас