+28 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Яшьлек
3 Июня 2020, 14:15

Яшьләр эшле булсын

Конкурста катнашучыларга стажировка үтү мөмкинлеге дә бар.

Конкурста катнашучыларга стажировка үтү мөмкинлеге дә бар.
«Һөнәри стажировка 2.0» проекты эш бирүче партнерлар студентлар эшләре конкурсының икенче дулкынында катнашуга заявкаларны карады. Конкурста катнашучылар аларның кейслары буенча курс һәм диплом эшләрен әзерләүгә кереште. Бу этапта катнашучылар саны буенча лидер төбәкләр бишлегенә Башкортстан да керде. Иң яхшы эшләр авторлары практика яки стажировка узу мөмкинлеген алачак. Профстажировка.рф платформасында Башкортстанның 41 эш бирүче партнерыннан 96 кейс урнаштырылган.
«Һөнәри стажировка2.0» - «Русия - мөмкинлекләр иле» Президент платформасының һәм Гомумрусия халык фронтының уртак проекты.
«Без проект белән кызыксынуның артуын күзәтәбез: бүгенге көндә безнең платформада 108 642 студент теркәлгән. Эш бирүче партнерлар конкурсның икенче дулкынында кергән гаризаларны карады Фәнни эшләр әзерләүгә 5051 студент кереште. Бу беренче дулкын күрсәткеченнән 30 процентка югары, - диде «Русия - мөмкинлекләр иле» коммерция карамагында булмаган оешманың генеральный директоры Алексей Комиссаров.
Ул "үз кейсларын хәл итүгә иң күп заявкаларны хуплаган эш бирүче-лидерлар санына Гомумрусия халык фронты, Ульяновск өлкәсе, ДОМ.РФ, "Магнит" һәм "Россети" керүен әйтте. «Конкурста катнашучыларның иң күп саны булган уку йортларын да билгеләп үтәм. Бу - Чувашстан дәүләт университеты, Түбән Новгород дәүләт педагогика университеты һәм Ырынбур дәүләт университеты ", - диде Алексей Комиссаров.
-Конкурсның беренче дулкынында без аның механикасын максималь рәвештә эшләдек, икенче конкурс этапларында катнашучылар өчен тагын да аңлаешлы булачак. Үзизоляция режимын керткәнче, беренче дулкын җиңүчеләре предприятиеләрдә эшләргә өлгерде. Алар арасында бу чорда түләүле стажировка узган һәм хәтта эшкә урнашкан кешеләр дә бар. Хәзер күпләр дистанцион форматта практика уза. Предприятиеләр белән мондый уртак эш нәтиҗәләренең берсе - вебинарлар, - диде ул.
Читайте нас