+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яшьлек
10 июнь 2020, 11:20

Афәрин, Раил!

Раил Җиһаншин республика данын лаеклы яклады.

Раил Җиһаншин республика данын лаеклы яклады.
Башкортстан дәүләт аграр университеты базасында Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының студентлар, аспирантлар һәм югары уку йортларының яшь галимнәре арасында иң яхшы фәнни эшкә Бөтенрусия конкурсының өченче этабы узды.
БашДАУ студенты Раил Җиһаншин “Агроинженерия” номинациясендә конкурска туфрак каналын проектлап апробацияләгәндә технологик таләпләрне үтәү темасына фәнни эш тәкъдим итте. Комиссия карары буенча укучы икенче урынны алды.
Беренче урын Александр Лансбергка бирелде, ул "Мультиконтакт коммутация системалары нигезендә 0,38 кВ электр челтәрләре" темасын тәкъдим итте. Өченче позицияне Ставропольдән Павел Хаустов «Җил, су һәм механик эрозияләргә дучар булган туфракны өске һәм төп эшкәртү өчен универсаль катнаш орудие эшләү» фәнни эше белән алды.
Фото:agriculture.bashkortostan.ru
Читайте нас