+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яшьлек
25 июнь 2020, 12:35

Яшьләр көне хәмерсез!

27 июнь көнне Башкортстанда Яшьләр көне уңаеннан хәмер сату тыелачак.

27 июнь көнне Башкортстанда Яшьләр көне уңаеннан хәмер сату тыелачак.
"Хокук бозуларны кисәтү максатында Башкортстан территориясендә 27 июнь, Яшьләр көнендә алкоголь продукциясен ваклап сату тыела", — дип билгеләделәр Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт комитетында.
Узган ел язын Дәүләт җыелышы — Корылтай депутатлары «Башкортстан Республикасында этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендә эшчәнлекне көйләү, алкоголь продукциясен куллануны (эчү) чикләү турында»гы республика законының 6.2 мәддәсенә үзгәреш кертү хакында" Закон кабул итте.
Соңгы кыңгырау, Яшьләр, Белем һәм Сабантуй көннәрендә кибетләрдә хәмер сатуны тыйдылар. Чикләүләр шулай ук Яңа ел каникулларына да кагылды.
Фото: lenta.ru
Читайте нас