27 июнь – Русиядә Яшьләр көне.
Бу бәйрәмнең тарихы 1958 елның 7 февраленә барып тоташа. Анда СССР Югары Советы Президиумы указы белән июньнең соңгы якшәмбесе Совет яшьләре көне дип игълан ителә. 1993 елдан башлап ул Яшьләр көне дип йөртелә.
Башкортстан яшьләре бүген нинди? Алар нинди максат-хыяллар белән яши?
Уфа — республиканың яшьләр иң күп тупланган шәһәре исәпләнә. Бүген биредә 30 яшькә кадәрге 475 мең кеше бар. Бу — шәһәр халкының 42 проценты.
Яшь буынның белемгә тартылуы республикада гына түгел, тоташ ил буенча күзәтелә. Шунысы да мөһим, бүгенге яшьләрнең күбесе берничә уку йортын тәмамларга һәм берничә һөнәр үзләштерергә тырыша. Дистә ел элек яшьләр югары уку йортына керүгә өстенлек бирсә, бүген инде һөнәри белем бирү учреждениеләрендә укырга теләк белдерүчеләр дә күп. Аларның кайберләре арытаба укуын дәвам итсә, берникадәресе җитештерү тармагында көч сала башлый. Монда соңгы вакытта бу өлкәдә дә хезмәт хакы күтәрелүе мөһим роль уйный, әлбәттә.
2015-16 уку елында республиканың югары уку йортларында 114,4 мең студент белем алган. Шуның 101,6 меңе – дәүләт вузларында. Әлеге сан 2014-15 уку елы белән чагыштырганда 12 мең кешегә, ягъни 10 процентка кимрәк. Һәм бу кимү соңгы елларда да дәвам итә.
Республикада бүген 11 югары уку йорты бар. Алар төрле юнәлештәге белгечләр әзерли, әмма яшьләрнең башка төбәкләрдә белем алуы да еш күзәтелә. Мәсәлән, 2018 елда Бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга тапшырган 109 егет һәм кыз чит өлкә-республикаларга белем алырга чыгып киткән. Гадәттә, алар Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Казан шәһәрләрен үз итә. Кызганычка каршы, алар белем алырга гына түгел, яшәргә дә чит төбәкләрдә күпләп кала. 2018 елда, мәсәлән, республикадан 14 яшьтән өлкәнрәк 15333 кеше киткән булса, Башкортстанга 12647 яшь кеше күчеп килгән.
Кайсы тармакларга өстенлек бирәләр?
Республика яшьләре соңгы берничә елда җитештерү тармагына һәм һөнәри белгечлекләргә күбрәк өстенлек бирә. Интернет челтәрендәге игъланнар шул хакта сөйли. Соңгы мәгълүматлар буенча, 18-25 яшьлекләрнең 4,7 проценты җитештерү тармагы буенча эш эзли. Һөнәри белгечлек өлкәсенә 3,8 процент яшьләр өстенлек биргән.
Әлеге белгечлекләр буенча күбрәк ир-егетләр (83 процент) эш эзли. Алар алырга теләгән уртача хезмәт хакы — 45 мең сум. Нефть эшкәртү, электр энергиясе, машиналар төзү, химия тармаклары, эретеп-ябыштыручы, слесарь кебек һөнәрләр буенча эш эзләүчеләр югарыда телгә алганнардан да күп. Әйтергә кирәк, җитештерү тармагы һәм һөнәри белгечлекләр соңгы берничә елда гына популярлашты. Әле 2015-16 елларда гына эш эзләүчеләрнең нибары 2,3 проценты бу өлкәгә игътибар итә иде.
ЗАГСлар мәгълүматлары буенча, бүгенге яшьләр күпчелек 25-34 яшьтә гаилә кора. Узган елда, мәсәлән, илдә яшәүче 842,6 мең егет һәм кыз мөнәсәбәтләрен теркәгән. Шул ук вакытта, илдә иртә өйләнүчеләр саны кими. 2011 ел белән чагыштырганда, 18-24 яшьтә никахка керүчеләр саны 2018 елда ике тапкырга кимегән. Белгечләр әйтүенчә, 18 яшькә кадәр гаилә коручылар арасында кызлар күбрәк. 2018 елда, мәсәлән, балигъ булганчы 454 егет өйләнсә, андый кызлар саны 4,5 меңгә җиткән.
Башкортстан яшьләре дә Русия күрсәткечләренә туры килә. Бездә дә гаилә кору яше елдан-ел арта бара. Узган елда республикада 25064 гаилә барлыкка килде. Шул ук вакытта, 15414 гаилә таркалды. Билгеле булуынча, бу — рәсми теркәлгән һәм таркалган гаиләләр саны. Яшьләр арасында “Гражданлык никахы” белән яши башлаучылар саны аннан да күбрәк.
Белгечләр әйтүенчә, соңгы 20 елда иң күбе 2011 елда гаиләләр корылган. Ул елда республикада 38175 пар мөнәсәбәтләрен теркәгән. Аерылышучылар саны 17977 булган.
Бүгенге яшьләр әти-әни булырга да ашыкмый. 1995-99 елларда беренче сабыен тудырган әниләрнең уртача яше 20,9 булса, бүген исә бу күрсәткеч 26,1гә тигез. Бүгенге яшьләр икенчегә әти-әни булырга да ашыкмыйлар. 1990 елларда беренче бала белән икенчесенең арасы уртача 3 ел булса, хәзер гаиләдәге өлкән балага 5-6 яшь булгач кына икенчесе дөньяга килә. Шулай итеп, икенчегә һәм аннан соңгы балаларга гомер бирүче әниләрнең яше 30дан да өстә.
Югарыда телгә алынганнар яшьләрнең социаль тормышы турында булса, хәзер инде аларның эчке дөньясын, тормышка карашын ачыклыйк.
Бүген һәр сыйныфта компьютерны информатика укытучысыннан да яхшырак белгән укучы бар. Алар онлайн тормышта яши.
Алар кыска, чагу мәгълүматны кабул итә. Бүгенге яшьләр бер әйбергә 8 секундтан да күбрәк карап тора алмый. Алар язуга караганда, смайллар, рәсемнәр белән бирелгән мәгълүматны җиңелрәк, тизрәк үзләштерә.
Бүгенге яшьләр озак яшәгән трендларга игътибар итми. Алар өчен тормыш, мода һәрвакыт үзгәреп торырга тиеш.
Әлеге яшьләр әти-әнисе белән низагка кермәскә тырыша. Алар арасында күбрәк “хезмәттәшлек” рәвешендәге мөнәсәбәт өстенлек итә. Балалар да, әти-әниләр дә бер-берсе турында яхшы фикердә.
Бүгенге яшьләр өлкәннәрне үрнәк итеп санамый. Ата-аналар үзләре дә балаларының алардан акыллырак, уңышлырак булуын ассызыклый. Шуңа да яшьләр әти-әниләре белән дә яшьтәшләре кебек аралаша.
Өлкәннәр әлеге яшьләргә басым ясамаска тырыша. Көндәлек тормыштагы проблемаларны да үз өстенә ала, имеш, яшьләрнең болай да вакытлары аз. Нәтиҗәдә, әлеге буын реаль тормышны аңлап бетми, көндәлек тормыштагы проблемаларын еш кына үзаллы хәл итә алмый.
Тикшеренүләр күрсәтүенчә, әлеге буын ялгызы кала алмый. Аларга һәрвакыт кем беләндер аралашырга кирәк. Шунлыктан, аларның кулларыннан кесә телефоны төшми дә инде.
Яңа буынның тагын бер үзенчәлеге – аларның һәркайсы үзенең уникаль булуына ышана.
Бүгенге яшьләр ачык низагка бармый. Чыннан да, хәзер егетләр үзенең хаклыгын исбат итү яисә сөйгәнен яклау өчен йодрык төйнәргә ашыкмый. Алар каршылык күрсәтә, әмма бу психологик каршылык.
Бүгенге яшьләр күңелләренә хуш килгән эшкә генә алына. Үзләренә ошамаган эштән баш тарта алар. Шул ук вакытта, алар иртәдән кичкә кадәр тир түгәргә риза түгел. Алар өчен эш шатлык һәм күп акча китерергә тиеш.
Нәрсә белән шөгыльләнәләр?
Әлеге яшьләрнең абый-апаларыннан төп аермасы итеп спортка тартылуын атарга мөмкин. Бүген яшь кызлар да, егетләр дә сәламәт тормыш рәвеше алып баруга зур игътибар бирә. Белгечләр әйтүенчә, спиртлы эчемлекләр куллану, тәмәке тарту кебек күренешләр дә акрынлап булса да азая бара.
Яшьләр арасында бүген сәяхәт итү, чит телләр өйрәнү дә модада. Алар күбрәк Интернетта аралаша, шунда ук онлайн-дәресләр дә ала.
Сәхифәне Гөлия Гәрәева әзерләде.