+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яшьлек
28 июнь 2020, 07:25

Ак теплоходта яшьләр сәяхәт итте

Кичә Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Яшьләр көненә багышланган “Без бергә” бәйрәм фестивалендә катнашты.

Кичә Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Яшьләр көненә багышланган “Без бергә” бәйрәм фестивалендә катнашты.
Агыйдел буенда фестивальнең интерактив мәйданчыклары һәм башка активлык үзәкләре урнашты. Төбәк җитәкчесе спорт, музыка, шигърият һәм башка тематик террасаларда булды, активистлар белән бергә парашютчыларның авиашоуын карады.
Яшьләргә мөрәҗәгать итеп, Радий Хәбиров коронавеирус пандемиясе вакытында актив эшләгән өчен волонтерларга рәхмәт белдерде һәм бүләкләр тапшырды.
– Бөтен дөнья, ил, республика авыр вакытта булганда сез ярдәмгә килдегез, ареуча мохтаҗларга иңегезне куйдыгыз, – диде төбәк җитәкчесе. – Сез чын партнерлар булдыгыз, мин сезгә ихлас рәхмәтлемен. Без моны беркайчан да онытмаячакбыз.
Бәйрәмгә республика буш кул белән килмәгән. Бүләкләрнең берсе – “Чайка” теплоходында өч сәгатьлек сәяхәт булды. Теплоход тергезелгәннән соң Яшьләр көнендә беренче тапкыр файдаланылды.
– Берничә ел бу ак “Чайка” тутыгып торды. Без аны чистарттык, ремонтладык, – дип билгеләде Радий Хәбиров. – 9 майда ветераннарны шунда йөртәсем килгән иде, ләкин коронавирус аркасында бу идеядән вакытлыча баш тартып торырга туры килде. Бүген беренче тапкыр анда волонтерлар сәяхәт итте. Теплоходның киләчәктә дә безнең шәһәр кешеләренә, ветераннарга, яшьләргә хезмәт итәчәгенә ышанам.
Фото: glavarb.ru
Читайте нас