+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яшьлек
28 июнь 2020, 07:30

Яшьләр көне ел саен Агыйдел буенда үтәчәк!

Агыйдел елгасы буенда ел саен Яшьләр көнен үткәрү хәзер традициягә әйлнәчәк. Кичә бәйрәмдәге чыгышында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров моны ассызыклады.

Агыйдел елгасы буенда ел саен Яшьләр көнен үткәрү хәзер традициягә әйлнәчәк. Кичә бәйрәмдәге чыгышында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров моны ассызыклады.
– Ел саен яр буенда республика яшьләрен җыячагыбыз, яхшы эшләгәннәрне бүләкләячәгебез хакында карар кылдык. Агыйдел буе яшьләр җыела, аралаша, үсешә торган урын булырга тиеш, – дип билгеләде Радий Хәбиров. – Безнең яшьләр, чынлап та, иң яхшысы. Мин сезнең белән горурланам. Эшемнең мәгънәсе – сез үсешсен, бәлки, Русиянең һәм дөньяның алдынгы вузларында укып кайтсын, ләкин һичшиксез кайтсын өчен шартлар булдыру. Чөнки бу – Ватан. Без монда сезне гел көтәбез. Сез безгә бик кирәк. Барыбыз да Башкортстанда яшәвебез белән горурланырга өйрәнсәк иде.
Төбәк җитәкчесе активистларга һәм волонтерларга дәүләт бүләкләре тапшырды, аларның коронавирус белән көрәштә эшчәнлеген аерым билгеләде.
Фото: glavarb.ru
Читайте нас