Идел буе федераль округы төбәкләрендә «iВолга 2020» яшьләр форумына теркәлә башлау игълан ителде.
2020 елда «iВолга» форумы онлайн-форматта 24 августтан 28 августка кадәр узачак. Сайт платформасында мәгариф һәм мәдәни-ял итү программалары, шулай ук Идел буе федераль округында Гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә ярдәм итү фонды грантлары конкурсы һәм Росмолодежь проектлары конкурсы гамәлгә ашырылачак. Быел округ проектлар конкурсының грант фонды 10 миллион сумнан артык тәшкил итәчәк.
Форумга старт Русия Яшьләр көне алдыннан бирелде. Катнашу өчен 20 июльгә кадәр «Русия яшьләре» АИСта https://myrosmol.ru/event/46965 сылтамасы буенча шәхси кабинет аша заявка бирергә, аннары сайлап алуны узарга кирәк, шуннан соң форумның барлык активлыгына керү мөмкинлеге һәм проектларга округ конкурсында катнашу хокукы бирелә. Ә әле актив катнашучы булырга әзер булмаганнар, әмма форум атмосферасына чумарга теләүчеләр өчен тамашачы булу мөмкинлеге каралган.
Форумның белем бирү программасы кысаларында лекцияләр һәм тренинглар, семинарлар һәм мөхтәрәм кунаклар белән очрашулар оештырылачак. Ул үз эченә дүрт тематик юнәлешне ала, алар: Бөек Ватан сугышы тәмамлануның 75 еллыгына багышланган «Безнең Җиңү», үзен экология, шәһәр төзелеше, архитектура өлкәсендә сынап карарга теләгән яшьләр өчен «Яшәү территориясе», үз бизнесын гамәлгә ашыруга теоретик белемнәр һәм практик күнекмәләр алуга һәм заманча тикшеренүләргә һәм фәнни-гамәли эшләнмәләргә багышланган "Фән һәм санлы технологияләр".
Форумда яшьләрне геймификация элементлары, катнашучылар рейтингына нигезләнгән кызыксындыру системасы, шулай ук нетворкингны тәэмин итүче чатлар һәм интерактивлар көтә.
Форум материаллары - экспертлар лекцияләре, дискуссияләр, семинарлар «iВолга» сайтына оператив рәвештә урнаштырылачак, һәркем шәхси үсешкә ярдәм итүче иң файдалы мәгълүматны аннан алалачак.