+23 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Яшьлек
13 Августа 2020, 15:55

Башкортстан яшьләре күңел ачты!

Узган елда Күгәрчен районының «Морадым тарлавыгы» табигый паркында "Морадым FEST" фестивале узган иде.

Узган елда Күгәрчен районының «Морадым тарлавыгы» табигый паркында "Морадым FEST" фестивале узган иде.

Быел Бөтендөнья башкортлары корылтае һәм Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгының оештыру ярдәме белән “Яшьләр сәясәте лигасы” төбәк иҗтимагый оешмасы масштаблы чара - республика халкының актив өлешен генә түгел, ә Идел буе федераль округында яшәүче 18 яшьтән 30 яшькәчә яшьләрне берләштергән “Башкортстан яшьләре җыены” төбәкара мәгариф-мәдәни форумы оештырырга карар кылды. Форум 11-13 августта узды.

Чарада катнашучылар составы төрле булды: анда республикабызның дистәләгән районы һәм илнең 11 төбәге вәкилләре җыелды, алар арасында Ырынбур, Самара, Саратов, Свердловск, Чиләбе өлкәләре, Пермь крае, Татарстан Республикасы, Ханты-Манси һәм Ямал-Ненец автономияле округлары, Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләре бар иде. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: пандемия аркасында командаларда кеше санын чикләргә туры килде.

Биредә табиблар тән температурасын үлчәде һәм COVID-19га каршы тикшеренүләр уздырды. Укучыларга шулай ук антисептиклар һәм шәхси саклану чаралары тапшырылды.

Беренче көнне дебатлар буенча республика турниры үткәрелде, анда һәркем актуаль иҗтимагый мәсьәләләр буенча үз фикерен уртаклаша алды. Моннан тыш, «Алдар батыр» конкурсында актуаль проектларны тәкъдим итү һәм тематик осталык дәресләрен карау мөмкинлеге булды.

Икенче көн шулай ук бай эчтәлекле булды. Белем-инновация платформасы социаль проектлаштыру, сәясәт һәм уңышлылык темасына аралашырга теләгән һәркем өчен үз ишекләрен ачты.

Шулай ук, чарада Башкортстан Хөкүмәте вице-премьерлары Ирек Сәгыйтов һәм Азат Бадранов, Русиянең танылган шорт-трекчысы, Русиянең атказанган спорт мастеры, 2014 елгы Олимпия чемпионы, 2018 елгы Олимпия уеннары эстафетасында бронза призеры Семен Елистратов, Русия спортчысы, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, пауэрлифтинг һәм армреслинг буенча спорт мастеры, 2005 елгы «Планетаның иң көчле кешесе» ярышлары вице-чемпион Эльбрус Нигъмәтуллин, Русия геройлары Владимир Алимов һәм Рөстәм Клупов, Русия Дәүләт думасы депутаты Зариф Байгускаров катнаштылар.

Фото: "Башинформ" агентлыгы
Читайте нас