Башкортстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) IX чемпионатын оештыру һәм уздыру мәсьәләләре буенча Оештыру комитеты утырышын үткәрде.
Утырышта «Яшь профессионаллар "(WorldSkills Russia) һөнәри берлекләрен һәм эшче кадрларны үстерү агентлыгы" берлеге экспертлары катнашты. Чемпионат үзе Уфада 2021 елның җәендә узар дип планлаштырыла. "Яшь профессионаллар" һөнәри берлекләрен һәм эшче кадрларны үстерү агентлыгы» берлеге генеральный директоры Роберт Уразов билгеләп үткәнчә, мондый чемпионатларны уздыру бөтен ил буенча училище һәм техникумнарда белем алучы 60 меңнән артык укучы өчен җитди социаль лифт булып тора. Моннан тыш, чемпионат һөнәри берләшмәләрне берләштерүгә дә ярдәм итә. Гадәттәгечә, чемпионат белән кызыксыну потенциаль эш бирүчеләр тарафыннан да югары бәяләнә.
Оештыру мәсьәләләре һәм чемпионатны уздыруга карата таләпләр турында федераль һәм халыкара дәрәҗәдәге WS стандартлары чемпионатларын оештыру буенча генеральный директор урынбасары Карина Саликова сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, чемпионат компетенцияләре җиде һөнәри блок буенча бүленәчәк: төзелеш, мәгълүмати технологияләр, иҗат һәм дизайн, җитештерү һәм инженерлык технологияләре, хезмәт күрсәтү өлкәсе, транспорт логистикасы, мәгариф. Бу блокларның һәркайсының үз таләпләре бар. Чемпионатны уздыру шартлары барлык халыкара стандартларга туры килүне таләп итә.
Мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин республикада чемпионатка әзерлек барышы турында сөйледе. Шулай ук ул искәрткәнчә, «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) төбәк чемпионатлары Башкортстанда 2016 елдан бирле үткәрелә. Бу вакыт эчендә республика уңай тәҗрибә туплады: компетенцияләр, катнашучылар саны артты. 2019 елда VII чемпионат финалында Русия субъектларының медаль рейтингында Башкортстан 13нче урыннан 7нче урынга күтәрелде.
Андрей Назаров Башкортстанда мондый дәрәҗәдәге чемпионатны уздыруның мөһимлеген билгеләп үтте, аннан соң яхшы мирасны проектка катнашы булган ведомстволар гына түгел, ә тулаем республика икътисады алачак, дип ассызыклады.
- Әлеге чараны әзерләү һәм үткәрү нәтиҗәсендә җиде җитештерү предприятиесе һәм төбәк мәгарифе алачак мирас булырга тиеш, - диде беренче вице-премьер. - Чемпионатны сыйфатлы итеп уздыру өчен, безнең тәҗрибәне һәм компетенциябезне исәпкә алып, якын арада тиешле дирекция булдырылачак.