+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яшьлек
29 сентябрь 2020, 06:30

“Спорт кына түгел, чын маҗара бу!”

Балтач районында үткән трофи-рейд буенча ярыш бик күпләрне бер мәйданга җыйды.

Балтач районында үткән трофи-рейд буенча ярыш бик күпләрне бер мәйданга җыйды.
“Спорт, спорт һәм спорт” дигән девиз белән яши бүгенге яшьләрнең күпчелеге. Чыннан да, сәламәт тормыш алып бару бүген “мода”да. Ә инде район җирендә ниндидер спорт төрен тергезүче, ярышлар оештыручы яшьләр, гомумән, соклану уята.
Хәер, Балтач районында экстремаль автоспорт ярышларын инде яңалык дип кабул итеп тә булмый. Берничә ел эчендә район башка төбәк узышчыларын да кабул итте, үз спортчылары да югары нәтиҗәләргә иреште.
19 сентябрь иртәсендә районның яше-карты урман читендә урнашкан сазлы урынга җыелды... Биредә ярышлар узачак. Республиканың төрле почмагыннан гына түгел, Пермь краеннан килгән узышчылар 40 чакрым юлсыз араны үтәргә тиеш. “Балтач сазлыклары-2020” ярышында катнашучылар шул рәвешле экстремаль спорт төрендә иң алдынгыларны билгеләргә тиеш иде.
Былтыр ярышлар автотуризм фестивале рәвешендә узды. Бирегә башка төбәкләрдән килүчеләр дә бик күп булды. Быел исә, коронавирус инфекциясе таралу аркасында, укыту-күнектерү җыены рәвешендә үтте ул. Әмма республиканың Автоспорт федерациясе һәм “Татарпиллер” автоклубы берлектә оештырган быелгы чара да чын бәйге төсен алды. Ярышларны югары категорияле судья Евгений Назаров һәм секретарь Альбина Хафизова бәяләде. Әлеге ярышларда уналты кеше катнашты. Алар арасында Пермь краеннан, Дүртөйле, Бөре, Краснокама, Уфа, Аскын районнарыннан һәм шәһәрләреннән спортчылар катнашты.
Районда бу спорт төренә нигез салучы “Татарпиллер” автоклубы төзелгән. Аның җитәкчеләре һәм бу ярышларны үстерүгә зур көч салучы Илгиз Сәхипов һәм Марат Хәйруллин экипажы Русия, республика күләмендәге ярышларда югары нәтиҗәләргә иреште.
— Чара үзебезнең районда үткәч, без анда катнаша алмыйбыз. Шулай булуга карамастан, автомобильләребезне һәрвакыт сафта тотарга тиеш, чөнки ярышчыларга төрле вакытта ярдәм кирәк булуы мөмкин. Ярышларны оештырыр алдыннан ук районның төрле урман-кырларын йөреп чыктык. Баткак урыннарны табу әллә ни авыр түгел, әмма без ярышчыларның хәвефсезлеген дә тәэмин итәргә бурычлы. Шуңа да үзебез шушы урманнарда йөреп, аның кайсы категориягә туры килүен билгеләп, нокталар билгеләп чыктык. Ярышчыларның бурычы шушы баткакларга кереп, нокталарны табу да инде. Бу машина спортын үз итү белән берлектә, географияне яхшы белүне дә таләп итә, — ди Марат Хәйруллин.
Ярышның шартлары, чыннан да, бик кызыклы. Анда дүрт категориядәге автомашиналар катнаша. Беренче этапта автотуристлар тирә-якта ориентирлашу осталыгын күрсәтә. Ярышчыларга бәйге алдыннан ярты сәгать алда гына аларның нинди маршрут белән үтәргә тиешлеге турында әйтелә. Югарыда әйтелгәнчә, чит өлкәдән килеп, белмәгән урман, сазлыклар аша үтү җиңел түгел, әлбәттә. Ләкин ярышның кызыгы да шунда бит. Ярышчылар бу араны алты сәгатьтә үтәргә тиеш, ягъни координатлар буенча билгеләнгән нокталарны таба алар. Бу нокталар, гадәттә, сазлыкның нәкъ уртасында урнашкан була. Ноктаны тапкач, ярышчы бер кулы белән — шул ноктаны, икенче кулы белән автомашинасын тоткан фоторәсемен судьяга җибәрә. Һәр нокта өчен очко билгеләнә. Шул рәвешле ярышчылар күбрәк нокта, яисә очко җыярга тырыша. Шул ук вакытта, нокталарны читләтеп узарга да мөмкин.
Ә менә икенче этап катлаулырак. Бу юлы ярышчылар билгеләнгән һәр ноктаны табып, алар янында тукталырга тиеш. Бу маршрутны үтү өчен бары тик дүрт сәгать вакыт бирелә.
— Күрүегезчә, биредә гадәти машиналар катнашмый. Әзер машиналарны арытаба камилләштерү кирәк, чөнки ярышчыларга 70 сантиметр тирәнлектәге баткакларга да керергә туры килә... — ди Марат Тәлгать улы.
Ярыш нәтиҗәләре буенча “Тамашачы сөюе” призына Илдар Акбиров лаек булды. “Стандарт” категориясендәге автомашиналарда узышта катнашучылар арасында беренче урынны Балтач районының Иванай авылыннан Геннадий Гайниәхмәтов һәм Николай Зайдуганов экипажы яулады. Дүртөйледән Артур Хәйруллин — икенче урында. Башкаланың “Колея” автоклубыннан Ленар Зәйнуллин экипажы финиш сызыгына өченче булып килеп җитте. “ТР-1” категориясендәге автомашиналарда узышчылар арасында беренчелек — Иске Балтачтан Алсу һәм Марат Хәйруллиннар экипажында. Пьедесталның икенче баскычында — балтачлылар Фәрит Гайниәхмәтов һәм Дамир Әхмәдуллин экипажы. Аскыннан Ралия һәм Айбулат Абдуллиннар — өченче урында. “ТР-2” категориясендә призлы беренче урынга икенче ел рәттән борайлы Радик Шакирҗанов һәм Иске Балтачтан Фидарис Хәмитовны берләштергән экипаж чыкты. Бөредән Руслан Хәйфуллин һәм Сергей Швецов — икенче урында. “ТР-3” категориясендә Бөредән Андрей һәм Олег Мишинкиннар җиңүче, Краснохолмнан Илдар Хуҗин һәм Азат Гатиятовлар икенче урында.
Чараны оештыручылар билгеләвенчә, әлеге спорт төре зур адымнар белән алга бара. Әле кайчан гына бу ярышларны аңламаучылар булса, әлеге клубка керер өчен теләк белдерүчеләр дә күп бүген.
— Ярышчылар өчен бу, әлбәттә, спорт. Аның үз кануннары, кагыйдәләре бар. Шул ук вакытта, без башкаларга сәламәт яшәү рәвешен дә күрсәтәбез. Бүген, мәсәлән, старт урынына гаиләләре белән бик күп кеше җыелды. Арытаба алар билгеләнгән нокталарны ярышчыларның алуын карау өчен юлланды. Атап әйткәндә, күпләр ял көнен табигать кочагында уздырды, — ди Илгиз Сәхипов.
Чыннан да, Балтач районы яшьләренең бу мавыгуы бүген өлкәннәрне дә кызыксындыра. Алар әйтүенчә, ярышларны биредә көтеп алалар, аларның үзләренең башка төбәкләрдәге нәтиҗәләре белән кызыксынып торалар.
Шунысы мөһим, бүген яшьләр ял итүне спорт белән бәйли. Исерткеч эчемлекләр яисә акылны томалаучы башка чаралар кулланмый да менә дигән итеп күңел ачуның бер төре бу. Әлеге спорт ярышы да күп вакыт чын маҗарага әйләнә. Шулай булгач, аны үстерү дә киләчәгебезнең аек акыллы, сәламәт яшьләр кулында булуын күрсәтә.
Гөлия Гәрәева.
Балтач районы.
Читайте нас