Рәми Гарипов исемендәге Башкорт республика гимназия-интернатында, Уфаның 44нче һәм 162нче “Смарт” полилингваль күппрофильле мәктәпләрендә белем алучы җиденче сыйныф укучылары бүген тантаналы рәвештә шәйморатовчылар сафына алынды. Шуны искәртик: Хөкүмәт карары белән Башкортстанның гомуми белем бирү мәктәпләрендә Русия Федерациясе Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов исемендәге класслар оештырылды.
Бу өч мәктәптә легендар комдивка багышланган кабинет-музейлар булдырылачак. Шәйморатов классларында укучыларның бердәм мәктәп формасы булачак, ирешкән уңышлары өчен мәктәп укучылары “Яшь шәйморатчы” билгесе белән бүләкләнәчәк.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, укучыларга мөрәҗәгать итеп, бүгенге көннең аларның тормышында мөһим этап ачуын әйтте.
“Сез Русия Федерациясе Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов исемендәге сыйныфларда укыячаксыз. Шулай итеп, без халык герое исемен мәңгеләштерүне дәвам итәбез. Сездә гадәти булмаган дәресләр дә булачак: атта йөрү, җәядән ату, йөзү, башлангыч хәрби әзерлек. Бу дәресләр сезнең физик көчегезне, холкыгызны һәм, барыннан да элек, сезнең рухны ныгытачак!
9 майда Геройның Алтын йолдызы республиканың Милли музее фондына мәңгелек саклауга тапшырылды. Без барыбыз да безнең милли героебыз белән горурланабыз. Генерал Шәйморатовның каһарманлыгы - безнең өчен Ватаныбызны ничек яратырга һәм якларга кирәклеге турында чын үрнәк.
Кадерле балалар, сез укучыларыбыз арасында беренче шәйморатовчыларга әвереләсез һәм моңа бик җаваплы карагыз. Мин сезне чын күңелдән тормышыгыздагы бу әһәмиятле вакыйга белән котлыйм һәм киләчәктә зур уңышларга ирешүегезне, уңышларыгыз белән безне сөендерүегезне телим”, — диде Радий Хәбиров.
Яшь шәйморатовчылар легендар комдив исемен йөртү, Башкортстанга һәм Русиягә тугры, Ватан өчен һәлак булганнар истәлегенә лаек, туган җиренең чын уллары һәм кызлары булу, югары белем алу, үзләрен Ватанга хезмәт итүгә әзерләү һәм шәйморатовчыларның “Салават токымнары чигенми” дигән девизына ияреп, тантаналы ант бирделәр.
Фото: "Башинформ"