+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Яшьлек
1 декабрь 2020, 11:30

Волонтер булу - горурлык ул

Радий Хәбиров волонтерларга рәхмәт әйтте.

Радий Хәбиров волонтерларга рәхмәт әйтте.
Соңгы вакытта волонтерларның халыкка күрсәткән ярдәме аеруча зур. Бу турыда республика Башлыгы Радий Хәбиров та социаль челтәрләрдә үз фикерен белдергән.
"Бу кешеләр гадәттә читтә торып кала, ләкин алар ярдәменнән башка бер генә зур эш тә башкарылмый. Бу батыр егетләр һәм кызлар авыр минутларда беренчеләрдән булып ярдәмгә килә. Быел безнең волонтерлар коронавирус инфекциясе белән көрәш буенча алдынгы урынга чыкты. Бөтен республика буенча 63 штабтан биш меңнән артык кеше өлкәннәргә йөреп чыкты, аларга ризык, дарулар ташыды, фатир өчен түләргә ярдәм итте.
Бөрҗән районында янган урманнарда безнең ярты мең волонтер утны сүндерергә ярдәм итте, үзләре флягалар белән су ташыды.
Волонтёрларыбыз - илдә иң яхшылардан. «Русия иреклеләре» конкурсында безнең 35 ярымфиналчы, 4 финалчы бар, ә Стәрлетамактан волонтёр Ростислав Савельев абруйлы ярышта җиңүче булды. Бүләкләү Бөтендөнья волонтерлар көне алдыннан, 4 декабрьдә узачак.
Быел мин Башкортстан Республикасының "Доброволец (волонтёр) Мактау билгесен гамәлгә кую турында" карар кабул иттем, без аны ел саен махсус казанышлар өчен ун иң яхшы волонтёрга тапшырачакбыз. Беренче бүләкләүне, әгәр эпидемиологик вәзгыять мөмкинлек бирсә, якындагы айларда уздырырга тырышачакбыз. Моннан тыш, без сәламәтлек өчен потенциаль куркыныч өлкәләрдә ярдәм иткән волонтерларны савыктыру программасын эшләдек. «Игелекле эшләр төбәге» бөтенрусия конкурсында ирекле катнашучыларның иң яхшы тәҗрибәләрен үстерүгә грант оттылар (6,5 миллион сум). Хәзер безнең төбәктә 400 волонтерлар отряды бар. Һәм алар күбәя бара. Бу исемлеккә аларның рәсми сайтында кушылырга була", - https://dobro.ru/"- дигән ул.
Фото: социаль челтәрдән.
Читайте нас