Яшьләрнең кыска куртка киеп, яланбаш йөрүе түлсезлеккә китерә.
Соңгы вакытта кибетләр-гә еш йөрмәскә тырышабыз. Коронавирус инфекциясе таралу, чыннан да, яшәү рәвешен тулысынча үзгәртте. Шулай да, кыш якынлаша башлагач, җылы киемнәрне барларга туры килә. Быелгы кыш айларына мода нинди яңалыклар кертә соң? Яшьләр нинди киемнәргә өстенлек бирә?
Хәзерге яшьләр артык кыйммәт киемнәр сайламый. Иң мөһиме — җиңел, уңайлы булсын. Менә шу-шы теләк безнең кибетләр-дә кышын да курткалар, кроссовкилар, кыска балаклы чалбарлар өелеп ятуына үз өлешен кертте дә бугай инде. Әле былтыр ук кызлар кышын кыска, киң курткалар киергә гадәтләнгән иде.
Яшерен түгел, чит илләрдән килгән бу мода аларны заманча итеп күрсәтә, әмма яшьләр бу киемнәрнең безнең климатка туры килмәвен уйлап та тормый кебек. Элекке кышкы киемнәргә тыштан яисә эчтән билбау куела иде. Аны бәйләсәң, аркага җил керми. Ә шушы киң курткаларны кигән үсмер кызларның сәламәтлеге никадәр какшый икән? Ә ялангач аягына кроссовки гына киеп, кыштыр-кыш-тыр кардан атлаган үсмер егетләр киләчәген уйлыймы?
Белгечләр билгеләвенчә, салкыннарда термобелье, яки җылытылган джинсы киюнең файдасы әллә ни юк. Мондый киемнәрдә тәнгә һава керми, тән һәм тукымалар арасында җылытыла торган һава катламы булмый. Нәтиҗәдә, кеше тиз өши. Ә бу, үз чиратында, кан тамырлары кысылуга, кан әйләнеше, нерв җепселләре бозылуга, иммунитет кимүгә китерә.
Республикага кыш килде дә инде. Кайбер көннәрдә һава температурасы 20 градустан да түбәнрәк төшә. Әмма яшьләргә бу куркыныч түгел. Кыска гына киң курткада, юка аяк киемендә яланбаш йөрүче яшьләр беркемне дә гаҗәп-ләндерми хәзер. Колаклары кызарган, борыныннан ага — әмма ул “ультрамодный!”
Ялан аякка кеды кию модасы безгә Европадан килде. Анда мода артыннан куучылар кыска чалбар һәм шундый җиңелчә генә аяк киемендә йөри. Аякларның күренеп торуы монда мөһим. Тик анда кышын да 8-10 градус җылылык була. Ә менә бездәге яшьләр 30 градус суыкларны да исәпкә алмый.
— Яланаяк йөрү организмга ничек тәэсир итә? Тәү чиратта, бу буыннар сызлавына китерә. Тездән алып, һәр кечкенә буынга кадәр зыян күрә. Билгеле, яшь чакта бу әллә ни кыенлыклар тудырмый, ә менә 30 яшьләр тирәсендә инде мондый кешеләрдә “ревматоидный артрит” диагнозы еш очрый. Бу вакытта аяклар сызлый башлый... Алар бик еш аксап йөри, ә кайбер очракта инвалидка да әверелә. Элек бу авыру еш кына озак вакыт салкын климат шартларында эшләгән ир-егетләрдә генә күзәтелә иде. Ә хәзер ул яшьләрдә дә еш очрый, — ди табиб-травматолог Линар Кыдрасов.
Яланаяк йөрүнең тагын бер начар ягы — кызларда цистит, пиелонефрит, егетләрдә простатит барлыкка килү.
— Күпләр өшүнең простатит белән бәйле булуына шикләнә. Уйлап карагыз, кеше өшеде икән, димәк, аның бөтен җире өшегән. Билгеле, яланаяк йөрү һәрвакыт әлеге авыруга китерми, әмма ул шушы чирнең барлыкка килү мөмкинлеген берничә тапкыр арттыра. Әгәр дә иммунитет көчле түгел икән, бик сирәкләр генә аннан котылып кала ала. Цистит турында да шуны ук әйтергә мөмкин.
Кайбер очракта безгә 18 яшьлек егетләр килеп, эчнең аскы өлеше авыртуга зарлана. Бу вакытта аларның киемнәрен карап та диагноз куярга мөмкин. 20-25 градус салкында дәваханәгә җәйге кроссовки киеп килгән кешенең сәламәт булмавы көн кебек ачык, — ди табиб.
Әйе, бүген кызлар гына түгел, егетләр дә модадан калышмаска тырыша. Шул рәвешле футболка өстеннән генә куртка кию яисә калын спорт костюмында гына урамда йөрү дә гадәти күренеш. Муеннарны, башны каплау, кулларга перчаткалар кию дә онытылып бара сыман. Кайбер очракта “модный” булу өчен киемнең тегелеше, тукымасы, төсе мөһим дә түгел кебек. Ул мөмкин кадәр юкарак, кыскарак булса – син “в тренде”.
Урамнан үткән үсмер кызларны күргәндә кайвакыт үзебезнең тән буйлап суык йөге-рә. Кыска итәк, капрон колготки яисә биле ачык, тар джинсы кигән ул. Курткасы да кыска булганлыктан, биле ачылган. Менә кемнәргә еш уретрит, аднексит, цистит, пиелонефрит, ә кайбер очракта түлсезлек диагнозы куела.
— Кызларның организмы төзелешенең үзенчәлегенә бәйле ялкынсыну тиз арада бөерләргә күчә. Моны дәвалау өчен озак вакыт таләп ителә. Ә кайбер очракта ул хроник авыруга дә әйләнә, — ди табиб.
Чыннан да, статистика мәгълүматларына күз салсаң, бүген һәр дүртенче гаилә баласыз. Ә элегрәк мондый гаиләләр бармак белән генә санарлык иде. Әле кайчан гына моның сәбәпләрен, башлыча, хатын-кызларга бәйләсәләр, бүген инде әлеге проблемада егетләрнең өлеше дә бермә-бер артты. Шул ук вакытта, элек кигән киемнәр белән бүгенгесен чагыштырсаң, гаҗәпкә калырга мөмкин. Кайда ул тиредән тектерелгән башлыклар һәм туннар? Ә йоннан бәйләнгән бәяләй, оекбашлар? Ун ел элек бүген урамда күргән кешене кышын очратсак, җылы яклардан килгән дип кабул итәр идек. Әйе, хәзерге кышлар элеккедән күпкә җылырак, диючеләр дә бардыр. Әмма шул ук йон оекларны без элек көз үк кия башлый идек бит, югыйсә.
Белгечләр билгеләвенчә, кеше бик нык өши икән, моны ул үзе дә сизми. Әйе, урамда йөргәндә генә мондый хәлгә барып җитеп булмый, дияр күпләр. Ләкин кеше тәүдә өши, ә аннары аның тәне агарып, ул суыкны тоймый башлый. Җылыга кергәч кенә өшегәнлеген сизә ул. Шул ук вакытта, өшүнең ОРВИ авыруы белән турыдан-туры бәйле икәнлеген дә беләбез. Ә кайбер очракта үпкә ялкынсынуына да китерә ул. Соңгы вакытта бу хәвефнең никадәр җитди булуы турында әйтеп торырга кирәкмидер.
Яланбаш йөрү дә яхшылыкка илтми. Эренле гайморит баш миенә инфекцияләр китүгә китерергә мөмкин. Шунда ук эренле отит, ларингит, трахеит, эренле ангина һәм башкаларны атарга мөмкин. Бу арытаба йөрәк, бөер һәм башка органнар авыруына китерә. Аларны дәвалау бик катлаулы һәм озак. Шуңа күрә башка киеп йөрү генә түгел, муеннардагы лимфа бизләрен дә шарф белән капларга кирәк, — ди белгеч.
Чыннан да, яшьләр кибетенә керсәң, анда бүген туннар, калын башлыклар табу мөмкин түгел. Ә инде тиредән тектерелгән туннар сатып алу өчен зур чыгымнар таләп ителә. Андый киемнәрне алган хәлдә дә яшьләр кияргә яратмый, чөнки ул “модадан чыккан”. Билгеле, яшь буынның заманча киенәсе килә. Монда аларны гаепләү дөрес тә түгел. Юкса, бүген сәламәт тормыш рәвеше алып бару да яшьләр арасында киң таралган. Тик ни өчен алар кышын җылы киенеп йөрүне дә шушы башлангычка кертми? 10-15 ел узып, урта яшькә җиткәндә аларның тормышы тоташ сызлануларга әйләнмәсме? Әлегә бу турыда уйлаучы юк. Без бит чит илләрдәге мода артыннан куабыз...