+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яшьлек
7 декабрь 2020, 11:05

Үзбәкстан яшьләре белән хезмәттәшлек ныгый

Форум ике як өчен дә отышлы булачак.

Форум ике як өчен дә отышлы булачак.

7-10 декабрьдә Уфада Русия-Үзбәкстан яшьләр бизнес-форумы узачак. Чараның максаты - Русия һәм үзбәк эшкуарларына ике яклы эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштыруда ярдәм итү.

Бизнес-форумда 30 эшкуарны үз эченә алган Үзбәкстан Республикасы делегациясе, шулай ук ике илдән 100дән артык малтабар онлайн форматта катнашачак.

Бизнес-форумның эшлекле программасы барышында катнашучылар Русия һәм Үзбәкстан яшь эшкуарларның хезмәттәшлегенең перспектив юнәлешләре, тышкы икътисади эшчәнлек мәсьәләләре һәм яшь мигрантларга ярдәм итү мәсьәләсе буенча фикер алышачак.

Форумны Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык, Үзбәкстан Республикасы яшьләр эшләре буенча агентлык һәм Башкортстан Республикасы Хөкүмәте оештыра.


Фото: pravitelstvorb.ru
Читайте нас