Яки дистанцион рәвештә белем алу безне нәрсәгә китерергә мөмкин?
Илдә коронавирус инфекциясе таралу тормышның бик күп өлкәләренә үзгәреш кертте. Шуларның берсе — дистанцион белем алу. Әле бер ел элек кенә балаларны телефонда, компьютер артында еш утырган өчен шелтәләсәк, бүген инде мәҗбүриләп шул рәвешле укытырга тырышабы. Мәктәп укучылары гына түгел, иртәдән кичкә кадәр белем алган студентлар да шулай укый хәзер.
26 ноябрьдә Дәүләт җыелышы-Корылтайда үткән парламент тыңлауларында республиканың мәгариф министры Айбулат Хаҗин дистанцион белем бирү сыйфатына тукталды. Министр белдерүенчә, көзен 10нчы сыйныфлар тикшерү эшләре язган. Дистанцион белем алганнар былтыргы укучылар белән чагыштырганда, начаррак нәтиҗә күрсәткән.
— Укытучы бала белән Интернет аша турыдан-туры аралашса да, укучының дәресне тулысынча үзләштерә алганмы икәнлеген ачыклап булмый. Бу бик зур проблема, безгә аны ничек тә хәл итәргә кирәк, — диде министр.
Нәрсә соң ул дистанцион белем бирү? Ни өчен бүген күпчелек укытучылар, укучылар, ата-аналар аңа каршы? Атамасыннан ук аңлашылуынча, дистанцион белем бирү ул — укытучының читтән торып укытуы яисә укучы һәм укытучының турыдан-туры аралашмавы. Әле ил буенча вирус таралганчы ук дистанцион белем бирү кулланыла иде. Зур тизлекле Интернет, төрле гаджетлар бу тармакның үсешенә турыдан-туры йогынты ясады. Бүгенге пандемия чоры теләгәннәрне дә, теләмәгәннәрне дә шул рәвешле белем алуга мәҗбүр итте.
Дистанцион белем алуның уңай яклары да күп. Беренчедән, укучы белем алу тизлеген үзе сайлый. Ягъни, бер дәрестә генә яңа теманы үзләштерә алмыйсың икән, өстәмә чыганаклардан да белемне тулыландырып була. Дистанцион белем бирүнең тагын бер уңай ягы — вакыт белән идарә итә алу. Укучы аерым сәгатьләрдә генә белем алмый. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында да андагы мәгълүматны таба алачак. Бүгенге ашыгыч тормышта бу аеруча зур әһәмияткә ия.
Әле кайчан гына белемне бары уку йортында гына алырга мөмкин, дип уйласак, бүген инде син дөньяның теләсә кайсы почмагында да белем алырга мөмкинсең. Бары тик Интернет-бәйләнеш кенә булсын. Уңай сыйфатларга дистанцион белем алуның мобиль булуны таләп итүен дә кертергә була. Укытучы укучының соравына шунда ук җавап бирергә мөмкин. Һәм әлеге укытуның иң зур казанышы итеп аның һәркемне “тигез күрүен” атарга мөмкин. Ягъни кайда гына яшәсәң дә, бер үк дәрәҗәдә белем алырга мөмкин.
Билгеле, әлеге төр белем бирүнең җитешсезлекләре дә җитәрлек.Тәү чиратта, укучы белән укытучы арасында тәрбиягә һәм шәхси аралашуга корылган бәйләнеш югала. Ягъни укучы компьютерда күрсәтелгәннәрне үти, монда аның сәләте, кәефе исәпкә алынмый. Шул ук вакытта, аерым бер кәеф тудырып, дәрес аңлаткан укытучының булмавы белем алу процессын күпкә катлауландыра, “төссезләндерә”. Менә ни өчен бүген күпләр дистанцион белем алган балаларны роботлар белән чагыштыра. Дистанцион белем алу укучыдан ныклы ихтыяр көче таләп итә. Ягъни укучы үзе теләп шушы дәресләрдә “утырырга” тиеш. Билгеле, ул дәресләрнең һәркайсы бер-берсенә охшаш, шуңа да укучыга күңелсез булачак. Шул ук вакытта, укуны практик эш белән үреп алып барганда, дәрес җиңел үзләштерелә. Ә дистанцион белем бирү бары тик теориягә генә нигезләнгән. Яшерен түгел, безнең халык элек-электән укуда “әле камчы, әле прәннек” системасын кулланган. Яңа төр белем бирү укытучының укучысын тикшерү мөмкинлеген юкка чыгара. Ә без һәрвакыт күзәтү астында булып өйрәнгәнбез һәм бу азга гына югалса, артык тырышмыйбыз. Дистанцион белем бирү соңгы вакытта еш күзәтелсә дә, моның өчен махсус дәреслекләр дә, укытучылар да юк. Педагогларны укучы белән турыдан-туры аралашу өчен әзерлиләр. Дәреслекләр шулай ук укытучы укучыга аңлатуны күз уңында тотып төзелгән. Яшерен түгел, бүген һәр укытучы, үзенә ничек уңайлы, шул рәвешле белем бирә. Элек укытучы нинди генә фәннән укытса да, матур әдәбият укырга кирәклеген әйтә иде. Физика дәресе булсынмы ул, әллә әдәбиятмы — укучы үз сүзләре белән теманы аңлата белергә тиеш. Шуңа да сүз байлыгы булдыруга зур игътибар бирелә иде. Соңгы елларда укучылар болай да китап укымый, дистанцион белем бирү исә хәлне тагы да катлауландыра гына. Укучының теманы аңлап та, үз фикерен әйтә белмәве гадәти күренеш бүген. Дистанцион белем бирүгә каршы булучылар әлеге алымының кешедәге үзенчәлекне юкка чыгаруын да билгели. Иҗади фикерләү, нәрсәдер уйлап чыгару, чыннан да, югала бара. Бүгенге яшьләрнең бер яклы гына фикерләве, бер нәрсә белән генә кызыксынуы, чыннан да, аларны роботларга якынайта сыман.
Читтән торып белем алуның тагын бер кире ягы — яшьләрнең үзара аралашмавы. Дөресрәге, алар шул ук гаджетлар ярдәмендә даими элемтәдә тора, әмма күзгә-күз карашып ниндидер мәгълүмат белән уртаклашу юкка чыга бара. Белгечләр дистанцион белем бирү, кайдадыр укып, икенчегә, өченчегә белем алучылар яисә белемнәрен камилләштерүчеләр өчен генә уңайлы дигән фикердә. Чыннан да, аерым өлкәне укытучы белән түгел, үзара гына өйрәнү хаталарга да китерә.
Май аенда — уку елы тәмамланганда бик күп “3”ле билгесенә укыганнар — “ударник”ка, ә “4” һәм “5” билгеләренә өлгәшүчеләр “отличник”ка әйләнде. Шул ук вакытта, ата-аналар балалар белән өй эше эшләргә, аларга дәрес аңлатырга кирәклегеннән зарланды. Чыннан да, иртән компьютер артына утырып, кич кенә аннан торган балаларга ярдәм итми дә булмый иде. Алар бик нык арый иде. Ул вакытта балаларның белеме турында уйлаудан бигрәк, уку елы тизрәк тәмамланып, укучыларның шушы газаптан котылуын теләдек. Ә сентябрьдә алар янә парта артына утыргач, укытучыларга бик авыр булды. Чөнки документлар буенча балалар барлык темаларны да үткән, ә чынлыкта аларны үзләштерү түбән дәрәҗәдә иде. Язын “белем бирү тулысынча дистанцион төргә күчә икән”, “хәзер балалар мәктәпләргә йөрмәячәк икән” дигән имеш-мимешләр дә еш ишетелде. Бәхеткә, ил Президенты Владимир Путин да, Русиянең мәгариф министры да бу сүзләрне кире кактылар. Пандемия тәмамлангач, укучылар янә элеккечә укый башлаячагына да ышандырды алар. Ләкин пандемия кайчан тәмамланачагын әлегә төгәл генә беркем дә әйтә алмый. Ягъни бүген үзаллы белем алган студентлар озакламый төрле өлкәләрдә эшли башлаячак. Әмма бүген шундый алым белән белем алудан башка чара юк. Студентларга һәм укучыларга сабырлык кына телисе кала.
Шулай да дистанцион укуны тулысынча юкка чыгару да дөрес түгелдер. ВУЗлардагы “пара”лардан тыш, студентлар өстәмә шул рәвешле шөгыльләнсә, белемнәре тагын да камилләшәчәк. Бу элек укучыларның үз теләге белән китапханәләрдә утыруын хәтерләтергә тиеш. Әмма мәҗбүриләп дистанцион белем бирү кирәкмәс кебек.