14 декабрьдә Лимонарий укыту-тәҗрибә хуҗалыгында 16-22 яшьлекләр өчен Башкортстан Республикасының «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) VI Төбәк чемпионаты старт алды.
Конкурс биреме буенча катнашучыларга 20 квадрат метр (4кә 5 метр) мәйданлы экспо-урыннар чикләрендә ландшафт дизайнының барлык элементларын урнаштырырга кирәк иде. Шул ук вакытта алар бакчаның даими стильдә фрагментын төзү, төзекләндерү һәм яшелләндерү эшләрен дә башкарырга тиеш.
Җиңүчеләр Башкортстанны «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) ил чемпионаты финалында күрсәтәчәк. Финал нәтиҗәләре 21 декабрьдә игълан ителәчәк.