-10 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Яшьлек
26 декабрь 2020, 20:15

"Ак юл" форумы яклылар террорга каршы!

Яшьләр, шушы максатны күздә тотып, форумга җыелды.

Яшьләр, шушы максатны күздә тотып, форумга җыелды.
24-25 декабрьдә Уфада һәм Бөрҗән районында яшьләр арасында террорчылыкны һәм экстремизмны кисәтү мәсьәләләре буенча “Аҡ юл” республика форумы узды. Ике көн дәвамында форумда яшьләр сәясәте оешмалары һәм учреждениеләре белгечләре, актив яшьләр катнашты. Эпидемиологик вәзгыять уңаеннан форум ике форматта узды. 100дән артык кеше - оффлайн, 5000нән артык кеше онлайн-трансляциягә кушылды. Форум ике форматта Урал, Уфа районнарының яшьләрен, УФСИН учреждениеләрендә тотылучы яшьләрне, шулай ук Татарстан, Чиләбе, Ырынбур өлкәләре, Удмуртия яшьләрен берләштерде.
- Форум җиңел булмаган вакытта уза, без кече төркемнәр белән җыелырга мәҗбүр. Әмма онлайн-технологияләр безгә бу мәйданчыкта барысын да берләштерергә мөмкинлек бирә. Мин яшьләребезнең социаль проектлар ярдәмендә кече ватанында тормышны яхшыртуга ярдәм итә алуына, республикабызның да, тулаем илебезнең социаль-икътисади үсешенә өлеш кертәчәгенә ышанам, - дип сәламләде катнашучыларны Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов.
Форумның бай программасына төбәк һәм илнең әйдәп баручы экспертлары белән тренд-сессияләр, тренинглар һәм мастер-класслар, интерактив уеннар, нетворкинг, «БашTikTok» медиа-платформасы «BashHypeHouse» проектында катнашучылар белән «Алдар Батыр» республика социаль проектлары конкурсы һәм башкалар керде. Форумны оештыручылар - республиканың Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы, Уфа шәһәре хакимияте, Бөрҗән районы хакимияте, республика Яшьләр җәмгыяте ассоциациясе, Яшьләр хәрәкәтенә һәм башлангычларына ярдәм буенча республика үзәге, Республика яшьләрен патриотик тәрбияләү һәм хәрби хезмәткә әзерләү үзәге һәм “Юнармия”нең Башкортстан төбәк бүлекчәсе.
Фото: glavarb.ru
Читайте нас: